Яшел Үзән

Узган гомере үкенерлек түгел

Салихҗан Габдуллин. Бу фамилияне безнең буын ишетеп кенә белсә, 80нче еллар башында хезмәт иткән кешеләр аны яхшы хәтерли.

Ул чорда эшләгән колхозчылар КПССның Яшел Үзән шәһәре комитетының беренче секретаре Салихҗан Галимҗан улы Габдуллинны механизаторлар эшкә керешкәнче кырга чыгып баса, сыер савучылар килгәнче фермага бара иде, дип искә ала. Ул елларда ра йонның уңыш җыю буенча алдынгылар рәтендә булуында җитәкченең дә роле зур булгандыр, мөгаен.

Иртә таңнан гади сыер савучылар белән бергә баруы аның үз эшенең чын остасы, таләпчән җитәкче, тынгысыз кеше булуын күрсәтә. Хезмәт юлын күпләр кебек 15 яшеннән башлаган, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган ир-ат колхозчыларның авыр хезмәтен бик яхшы аңлый торган була.

Ул еллар күңел түренең бер читендә сакланса да, бик еракта калды шул инде. Бүген Салихҗан абый Питрәч районында хатыны Мәрзия апа белән үткәннәрен якты хатирә итеп искә ала, булганына шөкер итеп, риза булып яши. Шушы көннәрдә туганнары, дуслары, бергә хезмәт иткән коллегалары хөрмәтле Салихҗан Габдуллинны туган көне белән котлады. Аларга Яшел Үзән район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, район һәм шәһәрнең баш архитекторы Юрий Герасимов та кушылды. Ә инде Яшел Үзән кунакларын беренче секретарь һәрвакыттагыча колач җәеп каршы алды. Берничә ел гына безнең районда эшләсә дә, ике елы да егермегә тора иде, дип шаяртырга ярата ул.
- Яшел Үзән белән гел кызыксынып, аның турында язылган яңалыкларны укып, күзәтеп барам. Тәнкыйть ләмәсеннәр иде дип телим, чөнки кайбер сүзләр һәрвакытта да дөреслеккә туры килеп бетми. Район башлыгының яшьләргә дә, ветераннарга да игътибар бирүе сөендерә. Матур шәһәр һәм ул бертөрле түгел, ә нәкъ менә Яшел Үзәнгә генә хас булган үзенчәлекле йортлары, тарихка кереп калырлык биналары белән аерылып торсын иде. Үз йөзен бервакытта да югалтмасын дип телим. Сездә эшләгән елларымны сагынып искә алам. Яраткан шәһәремне туган көне белән котлыйм, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Инде сигезенче дистәне ваклап, еллар арты еллар өстәлсә дә, Салихҗан абыйга үз яшен һич кенә дә биреп булмый. Аңа карап соклануымны яшермичә, яшь калуыгызның сере нәрсәдә дип сорамый булдыра алмадым. Ул исә бер җөмлә белән генә уенын чынын кушып, «Азрак ашап, күбрәк эшләүдә», - дип җавап бирде. Аның сүзләрендә хаклык бар. Инде эшлисен эшләгән диеп, ул кул кушырып утыра торганнардан түгел шул. Әле дә гел хәрәкәттә, умарта оялары тота, бал белән бөтен туган-тумачаларын сыйлый икән. Ә умартачының тик торырга вакыты юк. Хатыны Мәрзия ханым белән бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен дә үстерәләр. Сөбеханаллаһ, диеп кенә әйтергә кала. 62 ел бергә яшәгән Габдуллиннар гаиләсе бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлый. Өч баласы, алты оныгы, алты оныкчыгы янәшәдә көч биреп торганда, озак еллар тигезлектә яшисе дә, яшисе әле.

Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: