Яшел Үзән

Уйлап эшләнгән эш бәрәкәтле

Ислам динендә шәригать тарафыннан кулланырга яраклы хәләл ризыкларга зур әһәмият бирелә. Ул Коръәндәге күп аятьләрдә һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә ачык чагылыш таба. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 168нче аятендә болай әйтелгән: «Әй инсаннар, җир йөзендәге ризыкларның хәләл һәм чисталарын гына ашагыз, шайтанга иярмәгез. Шайтан сезнең кан дошманыгыз», - диелгән. Шул ук изге китапның...

Ислам динендә шәригать тарафыннан кулланырга яраклы хәләл ризыкларга зур әһәмият бирелә.
Ул Коръәндәге күп аятьләрдә һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә ачык чагылыш таба. Мәсәлән, «Бәкара» сүрәсенең 168нче аятендә болай әйтелгән: «Әй инсаннар, җир йөзендәге ризыкларның хәләл һәм чисталарын гына ашагыз, шайтанга иярмәгез. Шайтан сезнең кан дошманыгыз», - диелгән. Шул ук изге китапның 173нче аятендә «Аллаһ сезгә бары тик үләксә, кан, дуңгыз ите ашауны вә Аллаһтан башка затка багышлап суелган итне хәрам кылды...», - дип ачыклык кертелгән.
Аллаһка шөкер, хәзер кибетләрдә хәләл ризыкларны эзләсәң, табып була. Мәсәлән, хәләл тавык итен «Ак Барс» кошчылык фабрикасының Яшел Үзән филиалы күпләп җитештерә. Бүген сүзебез Зур Ключи авылында урнашкан «Индюжина» Залесный агрофирмасы турында. Бу предприятие күркә үрчетү белән шөгыльләнеп, бүгенге көндә аларның нәтиҗәле эше күз алдында. Агрофирманың директоры Илнур Мәдьяров сүзләренә караганда, 5-6 ел элек эшчәнлеген башлап җибәргән бу предприятиенең хәзер 13 фермасы бар. Яртысы элеккеге тавык фермалары бинасында булса, 7сен яңаны үзләре торгызган. Проектның җитәкчесе Илнурның әтисе - Нәфыйк Мәдьяров. Күркә йомыркаларын алар Канададан кайтарта, берсе 80 сумга төшә. Күркәне үзләре чыгарып, чебиләр үстереп сата һәм иткә суя. Диетик ризык булып саналган күркә итенә ихтыяҗ елдан-ел арта. Итне алар кайларга гына озатмый: Мәскәүгә дә, Санкт-Петербургка да җибәрә, «Бәхетле» кибетләрен тәэмин итә. Белгәнебезчә, Яшел Үзән базарында да бу агрофирма җитештергән күркә итен халык яратып сатып ала. Алар тик утырмый, эзләнә. Менә хәзер хәләл күркә ите җитештерергә җыена. Аларга бу идеяне «Радужный» бистәсендә төзелүче «Әл-Фатыйх» мәчете имам-хатыйбы Гакыйл хәзрәт Гаязов биргән. Без - журналистлар да бу предприятиегә шушы хәзрәт чакыруы белән бардык. Бик күңелле яңалык бит.
Безгә шушы агрофирманың кошлар чалу цехында махсус комиссиянең шәһадәтнамә бирү өчен хәләл ит җитештерү барышында, ягъни тестированиедә катнашырга һәм барысын да үз күзләребез белән күрергә насыйп булды. Һәм үкенерлек тә түгел, хәзер бу фирмага ышанычыбыз артты. Шәһадәтнамәнең тиз һәм җайлы гына бирелмәвенә дә төшендек без монда. Комиссия эшендә «Тест Татарстана» җәмгыятеннән, ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетыннан вәкилләр, Гакыйл хәзрәт үзе бар иде. Хәзрәт Диния нәзарәте «Хәләл» комитетының контролеры да һәм шәһадәтнамә бирелгән очракта ул монда хәләл ит җитештерүне күзәтчелеккә алачак. Ул «Ак Барс» кошчылык фабрикасының Яшел Үзән филиалындагы хәләл ризыкларны күп еллардан бирле контрольдә тотканга күрә, бөтен эш барышын яхшы белә, киңәш-тәкъдимнәрен бирә.
- Күркә хәләл булсын өчен, «Бисмилла, Аллаһы әкбәр», - дип әйтеп, мөселман кешенең пычак белән чалуы кирәк. Кошның сәламәт, көр булуы, канның чыгып бетүе, соңыннан өч тапкыр юылуы мөһим, - дип сөйли ул. Безгә күркәне ничек чалганнарын да, ничек итеп эшкәрткәннәрен дә күзәтергә туры килде. Күпчелек эш механикалаштырылган. Җиһазлар бик яхшы, чит илдә җитештерелгән. Цехта эшләүчеләрнең һәркайсының махсус киемнәре бар. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, бернинди дә ит исе юк. Зур-зур күркәләрне (берсе-берсе 7-10шар килограммлы, ата күркәләр исә 16 килограммга җитә) махсус җайланмаларга элеп куялар һәм ул хәрәкәтләнеп алга бара. Кошны пешекли торган су температурасын да җентекләп тикшерәләр, аның кайнарлыгы 60 градустан узарга тиеш түгел. Югыйсә, ит пешәргә мөмкин. Бу көнне күркәләрне күрсәтмә рәвештә чалып күрсәттеләр һәм хәләлчә эшкәртелүен исбатладылар. Хәзрәт сүзләренә караганда, күркәләр чалыныр алдыннан ике көн ач торырга тиеш. Шулай ук ике атна дәвамында бернинди дә прививка ясарга, химик һәм биологик кушылмалар ашатырга ярамый. Шушы кагыйдәләр төгәл үтәлгән очракта гына кошларны хәләл продукция буларак җибәрергә рөхсәт ителә. Чалынган күркәнең каны агып бетү мәҗбүри. Аннан соң пешекләп, автомат йолкып бетермәгән йоннарын йолкырга, эчләрен алып әйбәтләп юарга өлгерәләр. Шуннан соң гына кошлар эшкәртү бүлегенә тапшырыла. Ризык хәләллеген күрсәткән махсус эмблема сугылган пакетларга салынырга тиеш.
Илнур Мәдьяров сүзләренә караганда, хәләл итне башкалары белән бергә бутамас өчен, әлегә атнага бер көн генә чалачаклар. Ә хәләл ризык әзерләү мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Аннан соң куллану һәм сату барышына карап эшләячәкләр. Ә бу ризыкка сорау күп булыр, мөгаен. Чөнки Гакыйл хәзрәт сөйләвенчә, мәсәлән, хәләл тавык итен руслар да бик яратып куллана икән. Әйтик, «пост» вакытында хәләл ризыкларга сорау нык кимү (чөнки «пост» тотучылар ит ашамаска тиеш) шуны исбатлый.
Комиссия әгъзалары белдерүенчә, Ключидәге «Индюжина» Залесный агрофирмасы хәләл ит җитештерү буенча имтиханны әйбәт тапшырды, кимчелекләрне беребез дә күрмәде. Хәзер инде, Казанга барып, шәһадәтнамә аласы һәм кулланучылар карамагына тәмле, тикшерелгән, «бисмилла» әйтеп чалынган ризыкны сатуга гына чыгарасы калды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: