Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ушу: Мәскәүдә яшел үзәнлеләрнең «Буыннар бәйләнеше» һәм «Чжэнь Чуань» турнирларында уңышы

Мәскәүдә ушу буенча Россия Кубогы, «Буыннар бәйләнеше» бөтенроссия ярышлары һәм «Чжэнь Чуань» турниры узды.

Мәскәүнең ушу сараенда ел саен үткәрелә торган традицион ярышлар бөтен Россиядән иң көчле спортчыларны җыйды.

Татарстан Республикасы җыелма командасының нигезен бу ярышларда яшел үзәнлеләр тәшкил итте: 22 спортчының 16сы — Яшел Үзән ушу Федерациясендә тәрбияләнүчеләр. Аларны тренерлар Тимур Шаһимәрданов һәм Юрий Тимофеев әзерләде.

- Бөтенроссия ярышларында беренче тапкыр яшел үзәнлеләр шундый бай медальләр җыйды: 11 алтын, 11 көмеш һәм 17 бронза, - дип сөйли Яшел Үзән ушу федерациясе җитәкчесе Юрий Тимофеев. – Бу безнең республика җыелма командасы копилкасына өлешебез. Яуланган медальләр саны буенча иң нәтиҗәле спортчылар: Ильяс Хәбибуллин (6 медаль) һәм Артур Белов (5 медаль). Турнирның иң яшь катнашучысы Егор Бажин бронза призер булды, бу аның беренче бөтенроссия ярышлары. Гомумән алганда, татарстанлылар ярыш нәтиҗәләре буенча 61 медаль яулады.

Быел беренче тапкыр «Чжэнь Чжуань» турниры уздырылды, анда традицион ушу буенча аерым юнәлешләр билгеләнде: Багуацюань, Синъицюань, Суншань Шаолиньцюань, Цайлифо, Хунцзяцюань, Моцзяцюань һәм Тайцзицюань.

Яшел Үзән ушу федерациясе спортчыларны гармонияле, төрле яклап үстерүгә зур игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев