Яшел Үзән

Урысбагалылар юлсызлыктан зарланса...

Урысбага җыены бик җанлы узды, дияр идем. Авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинның чыгышын йотлыгып тыңладык. Башкарылган эшләре һәм алга билгеләнгәннәре дә бихисап. Авыл гөрли, халык та бик актив. Алай ук гөрләмәс иде дә, дөрләтеп торучы Равил Гарипов кебек тиктормас, туган ягының киләчәге өчен җан атып яшәүчеләре бар шул.

Президент программасы ярдәмендә, узган ел биредә ике зур эш башкарылган: Түбән Урысбагада универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка килгән һәм Бәчек авылында 11 лампа кую өчен 750 метр электр чыбыгы сузылган.
– Узган ел үзсалым акчасына алда билгеләнгән эшләрнең барысын да ерып чыктык. Бәчектә чишмә төзекләндерелде, Ибраһимов урамында юл ремонтланды, Тукай урамында су үткәргеч алышынды. Кече Ачасырда зиратка юл җәелде, көнкүреш калдыкларын җыю өчен ике мәйданчык ясалды. Быел да үзсалым акчасын 500 сумнан җыеп, су трассасын алмаштыру, чишмәләрне карау, Бөек ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ясау, балалар мәйданчыгы урнаштыру, зират коймасын тоту һәм башкалар планлаштырыла, – дип хисап тотты Хәйдәр Сибгатуллин.
Узган ел бу җирлектә 4 кеше бакыйлыкка күчкән, әмма туучылар юк. Әле дә ярый Кече Ачасырга ике балалы яшь гаилә кайткан. Бүгенге көндә мәктәптә 18 бала укый. Һәм аларга бөтен шартлар да тудырылган. Ул спорт залы гына да ни тора! Өстәмә тренерга кадәр бар бит. Мәктәп каршында ук урнашкан шугалак белән универсаль спорт мәйданын башка авыл балалары килеп күрсә... Кыскасы, мондый урыннар барлык авылга кирәк!
Һәр җыендагыча, терлек санына монда да тукталдылар. Кайбер җирлектә бер ат та булмаса, Түбән урысбагада алар – 14! Һәм бу сан Равил Касыймович атлары хисабына шулай зур да инде. Җирлек башлыгы үз чыгышында авылның ныклы терәге турында аерым әйтеп узды:
– Җирлегебезнең иганәчесе, якташыбыз Равил Гариповның авыл өчен ярдәмен әйтеп бетерерлек түгел, шулай да, кайберләрен санап китмичә булдыра алмыйм. Түбән Урысбага авылында хоккей мәйданчыгы ясатты, мәктәпнең тирын ремонтлатты, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәле янын төзекләндерүдә дә бик күп өлешен кертте, аның ярдәме белән Бәчек авылында ФАПка ремонт ясалды, Кече Ачасыр авылында Печер күле чистартылды. Аңа барыбыз исеменнән дә бик зур рәхмәт! – диде башлык һәм бу урында халык зурлап кул чапты.
Җирлек башлыгының чыгышы тәмамлануга, халык сорауларга күчте. Монда инде теләк-фикерләрен иң күп җиткерүче дә, Равил абый булгандыр. Үзе дә тик тормый, башкаларны да гел эшләтер генә иде, афәрин.
– Бәчек авылына ФАП кирәк. Урысбаганыкын үзем яңартып җибәрермен, Кече Ачасырныкын да карармын. Бәчеккә генә булса да, бер яңа бина салыгыз инде, – дип сорый җитәкчеләрдән Равил әфәнде.
Бу мәсьәлә буенча район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рафаэль Шиһапов җавап бирде:
– Районда 40 фельдшер акушерлык пунктының 15е авария хәлендә. Респуб­лика программасы буенча ФАПлар төзү 2024 елга кадәр каралган һәм иң беренче чиратта, халык санының күплегенә карыйбыз. Бәчек, чират буенча, 2023 елга кергән.
– Яңгелде инешенең суы бик аз ага, карап җибәрәсе иде, – дип сорый Гөлнур Гарәфиева.
– Гөлнур апа, быел торбасын, һичшиксез, алыштырачакбыз. Акчам булса, кечкенә генә өен дә яңартып куяр идем әле, – дигән теләге белән уртаклашты Хәйдәр әфәнде.
– Түбән Урысбага зиратын, әлегә мөмкинлек булганда, зурайтасы иде, – дип сорый Илшат Шиһапов.
– Тирә-юне авыл хуҗалыгы исемлегендәге җир. Әмма зурайту өчен «Кызыл Шәрык» каршы килмәс, – дигән фикер яңгырады.
(Ахыры 4нче биттә).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: