Яшел Үзән

Авылына мәхәббәтен һәркем үзенчә белдерә

Олы Ачасыр мәдәният йортының зур дискәтүк залы, биредә яшәүче сабыйлардан алып, олы яшьтәгеләргә кадәр булган уңганнарның, оста куллыларның эшләнмәләреннән, җитештергән продукцияләреннән торган күргәзмә залына әверелгән иде. Халык һәм җыен-сессия­гә килгән кунаклар әлеге муллыкны «Зөбәрҗәт» ансамбле башкаруында яңгыраган матур җырларны тыңлый-тыңлый, сокланып, тамаша кылды..

Олы Ачасыр мәдәният йортының зур дискәтүк залы, биредә яшәүче сабыйлардан алып, олы яшьтәгеләргә кадәр булган уңганнарның, оста куллыларның эшләнмәләреннән, җитештергән продукцияләреннән торган күргәзмә залына әверелгән иде. Халык һәм җыен-сессия­гә килгән кунаклар әлеге муллыкны «Зөбәрҗәт» ансамбле башкаруында яңгыраган матур җырларны тыңлый-тыңлый, сокланып, тамаша кылды.

Гөлнара Вәлиева
Узган хисап елы олы ачасырлылар өчен уңышлы һәм күркәм вакыйгаларга бай булды. Зур эшләр башкарылды һәм кем әйтмешли, юкны – бар итеп, булмастай тоелганда да мөмкинлекләр табып, халык мәнфәгатен, авылның киләчәген кайгыртып эшләгән  җирлек башлыгына биредә яшәүчеләр бәяне беләдер, дип ышанасы килә.
2019 елда үзсалым 300 сум булган, аңа ике урамга таш җәелгән, кое яңартылган, янгын сүндерү хезмәтенә тотылган һәм әле агымдагы елда башкарыласы эшләргә кушып җибәрерлек мая да калган. Быел кеше башыннан 500әр сум җыярга карар кылганнар, димәк, куелган планнарның күбрәге гамәлгә ашар, дигән өмет бар. Чөнки, нәрсәгә генә тотынсаң да, шул, финанс мәсьәләсенә килеп төртеләсең. Сүз уңаеннан, Олы Ачасыр халкының авылларын матурлауга һәм төзекләндерүгә  битараф булмаулары турында  әйтеп үтмичә булмый. Кемнең күпме ярдәм күрсәтүе аларның сайтларында ачык күрсәтелеп барыла. Яхшылыкларыгыз савап булып, үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Биредәге, инде картайган «Җәйге бакча»  урынына яңа һәм заманча ял паркы барлыкка килгән иде. Ул узган җәйдә җиренә җиткерелде: кырыйлары тотылды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде, агачлар утыртылды һәм балалар мәйданчыгы булдырылды. Өмәләр ярдәмендә, зират өсте җыештырыла һәм күмәк көч таләп иткән эшләр башкарыла. Шулай да, хәленнән килеп тә, авылда бер генә тапкыр да мондый чараларда катнашмаучылар да бар икән. Кемнәрдер – берсен дә калдырмый.
2019ның Сабан туе да яңа, бик уңайлы һәм матур урында булды. Аны шундый зур бәйрәм уздырырлык дәрәҗәгә җиткерү өчен, шулай ук, авылның актив кешеләре тырышты. Хәзер чишмә, авыл бәйрәме һ.б. кебек чаралар да биредә оештырыла. Олы ачасырлылар өчен иң истәлекле вакыйга – мәктәпнең 100 еллыгын билгеләү булгандыр, мөгаен. Аны, килгән һәркем күңелендә   матур хатирә итеп саклар.
– Декабрь башыннан ук Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләндек. Паркны бизәдек, урамнарны матурладык. Авыл бер әкияти дөньяга әйләнде һәм тырышлыгыбыз сөенечле нәтиҗәсен дә бирде, – дип, шатлыклы җиңүләре белән уртак­лашты авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин, – район бәйгесендә катнашып, авылыбыз 100 мең сумлык грантка ия булды. Матди ярдәм күрсәткән, кул көче белән ярдәм иткән барлык авылдашларга чиксез зур рәхмәт! Бу эшләрнең барысы да безнең бердәмлегебезне, бербөтен булып эшләвебезне, читтән ярдәм көтмичә, үзебез дә булдыра алуыбызны күрсәтә. Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы каршылау өчен дә шактый тырышырга туры киләчәк. Һәйкәл тирәсен яңарту бурычы тора. Ренат Искәндәр улы Мистахов яңа һәйкәл төзүдә булышырга вәгъдә бирде.  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да авылыбыз һәм авылдашларыбыз тарихын барларга кирәк. 2020 елның төп шигаре: «Мин туган авылымны яратам!» булырга тиеш. Ә шул яратуыбызны ничек белдерү – үзебездән тора.
Бурычлар гына түгел, һәр җирлекнең авырткан проблемалары да бар һәм әлеге җыеннар шуларны яңгырату, алга таба эшкә «җигү» урыны да булып тора. Марат Госман улы хисап тотканнан соң, иң беренче сорауны Шамил абый бирде:
– Минем сәламәтлек саклау системасы вәкиленә мөрәҗәгать итәсем килә. Норлатта кайчаннан бирле рентген эшләми һәм без медицина тикшерүен үтәргә Ормарга йөрибез. Бу олы кешеләргә бу бик җайсыз, шуны ничек тә булса хәл итеп булмасмы икән?
– Бу мәсьәлә халыкны гына түгел, без, медикларны да борчый, – диде Норлат дәваханәсе терапевты, участок табибы Ләйлә Саттарова. – Инде, сорый торгач, рентген аппаратын февраль ахрында бирергә вәгъдә иттеләр. Көтәбез.
– Кешеләрне Норлатка медосмотр узарга алып барырга автобус җибәреп булмыймы икән? Чөнки таксига 300 сум түләп йөрү кесәгә суга. Әле УЗИ кирәк булса, Яшел Үзәнгә кадәр барасы.
Норлат белән авыллар арасына көнгә бер әйләнергә булса да, автобус җибәрүләре турындагы сорауны Идел аръягында яшәүчеләрдән еш ишетергә туры килә. Әмма, бу әлегә кадәр ачык кала килә, бу эшкә алыныр­га теләк белдерүчеләр күренми, кесә ягыннан файдасы юк, күрәсең.
Этләр соңгы арада иң популяр хайваннарга әйләнде бугай, аларсыз бер генә дә җыен узмады. Олы Ачасырда бу теманы имам-хатыйб Әнвәр ага Абдуллин  кузгатты:
– Төнлә мәчеткә йөрибез, барыр­га куркыныч! Бу этләр мәсьәләсе бетәме-юкмы?! Көндез бәйдә тоткан кешеләр дә, төнлә ычкындырып чыгарып җибәрә. Ни хәл бу?
– Монысы безнең үзебездән тора инде, – диде җирлек башлыгы. – Эт асраучылар башкаларга куркыныч тудырмасыннар иде. Район буенча хуҗасыз этләр белән эш башлангач, этегезне югалтып, зарланмагыз аннары. Бәйдә тотыгыз.
Биредә дә балтырган проблемасы бар. Авыл буенча мәгълүмат җыеп тапшырылган һәм әлеге үсемлеккә каршы көрәшү өчен субсидия булырга тиеш.
Хәзерге вакытта бик зур эш – авыл күлен чистарту мәшәкате белән мәшгульләр. «Уңышка ирешкән авылдашлар» форумын үткәрделәр. Бу хакта аерым мәкалә дөнья күрәчәк әле. Аларны, әлбәттә, тик торганнан гына бергә җыеп сөйләшмәделәр. Бу – авылның киләчәген кайгыртуда фикердәшләр туплауга саллы адым.      

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: