Яшел Үзән

Урысбагада яшәүче Рөстәм Сәйфуллин: «Әфганстанга, яшьлегемә барып кайттым»

Күп кенә ир-атлар хәрби хезмәттә булган елларын сагынып искә ала. Бигрәк тә офицерлар арасында киң таралган ул. Ә менә элек хезмәт иткән якларга барып кайту күпләрнең изге нияте булып тора - үзем белгән кешеләрдән чыгып язам. Менә шушы хыялларымны тормышка ашырып, үзем хезмәт иткән Польша һәм Германиядәге частьләргә хәтта хатынымны...

Иң зур хыялым - Әфганстанны күреп кайту
Ике елдан бирле интернет битләрендә анда барып кайтыр өчен, кешеләр белән элемтәдә тордым. Үзләрен дә чакырып карадым. Юк, курку хисе күңелләренең иң тирән җиренә кереп оялаган. Козловка шәһәрендә минем полкташым дип әйтергә була, МИ-24 вертолеты очучы- операторы Юрий яши. «Мин, полтинник» (офицерлар 50нче катнаш авиа­ция полкын шулай дип атап йөртә), Кубул аэродромына урнашкан шушы частькә ике тапкыр командировкага килдем», - ди. Ә ул анда нибары бер ел хезмәт итте. Штабта, ашханәдә, волейбол уйнаганда очраша идек, ул вакытта кем уйлаган якташ диеп.
Менә шушы Юраны Әфганстанга барып кайту өчен ике ел үгетләдем, булмады. Менә быел, азрак әзерләнгәннән соң, ни булса да булыр, дип, юлга кузгалырга булдым. Дүшәмбе, Хорог, Кабул шәһәрләре белән элемтәгә кереп, самолет расписание­ләре, консуллык хезмәте, илчеләр белән сөйләшеп, маршрут төзедем. Интернетта озаклап утырсаң, күп кенә сорауларны хәл итәргә була икән.
Сәяхәт, ни өчендер, бик сәер башланып китте
Иң элек самолет рейсын башка көнгә күчерделәр. Аннан соң тагын башка вакытка күчерелде. 11июньдә төнге унике туларга ун минутта самолет очарга тиеш иде, ләкин рейс тагын сәгать ярымга кичектерелде. Аннары Дүшәмбегә киләсе урынга Худжантка төшеп утырды. Ә Дүшәмбедә мине поляк дустым Чэмшит көтә...
Кыскасы, 5 сәгатькә соңга калып, Дүшәмбегә килеп җиттек. Чэмшит инде киткән, мине килми, диеп уйлаган ахрысы. Элемтәгә кердем. «Сине озак көтеп тордым, инде командировкага китәм!» - ди.
Аэропорттан туп-туры Памирга, Хорог шәһәренә йөри торган таксилар янына киттем. Алты сәгать көткәннән соң, такси пассажирлар белән тулды, һәм без кичке 5нче яртыда юлга кузгалдык. Куляб шәһәренә кадәр юллар бик әйбәт - Иммомоли Рохмон туган яклар. Ә менә аннары инде Памир тау­лары башлана. Үткен гранит кыялар, 4000 метр биеклек, очында - ап-ак кар мендәрләре. Безнең яклар өчен бик тә матур пейзаж. Үзәнлекләрдән бер генә юл бара. Уртада Пяндж елгасы ага, ә ике яклап, кыяларны кисеп, юл ясалган. Берсе Тичикистон ягында, икенчесе - Әфганстанда. Ике дәүләт чиген бүлеп, шушы елга ага. Бернинди чик буе полосасы, чәнечке чыбык, сигнализация, солдатлар күренми. Елганы йөзеп чык та, бу якта теләсә нәрсә эшлә. Бик тә сәер.
«Син нәрсә, чудик?!»
Кайчандыр бу юлда асфальт булган, хәзер аның эзләре генә күренә. Кайбер урыннарда юлның тарлыгы бер машина сыярлык, ә упкын кырые машина көпчәгеннән 20 сантимерда гына. Ә бит упкын биеклеге 200 метрга кадәр. Шушы юлдан кайбер шоферлар 80 км/сәг белән бара. Кире Дүшәмбегә кайтканда берсенә кисәтү ясадым, син нәрсә эшлисең, чудик, диеп. «Аллаһ нәрсә бирә, шул була инде!» - ди. Юл кырыенда - һәлак булганнарга һәйкәлләр. Акча артыннан куулар менә шуңа җиткерә. Юл кырыенда урнашкан кышлакларда ашханәләр күренгәли.
Берсенә туктарга булдык. Меню бик тә фәкыйрь. Юл кырыенда машиналардан курыкмый торган арык сыерлар, куй сарыклары йөри. Үткән-сүткән кешеләр күренгәли. Әйе, монда яшәве бик җиңелләрдән түгел. Әфганстан ягы урыны белән 50 метрга кадәр якыная. Теге якта да кешеләр каядыр ашыга. Иң кызыгы - кыяны экскаваторга куелган отбойник белән вата-вата юл салып баралар. Ә аста - упкын. Мәктәпләр, йортлар, яшеллек утраулары, ишәкләр күзгә чалына. Безнең шофер бик яшь түгел, шуңа күрә машинасын артык кумый. Шунысы кызык: һәрбер 10-15 км саен милиция һәм хәрбиләр посты. Һәрберсенә туктап, исәнләшкән булып, посттагыларга берәр сомони (акча берәмлеге) калдыралар. Кайберләренә - 5 сомони.
«Восток - дело тонкое»
Бер постта, шоферның саранлыгы аркасында, машинасын куйдырып, милиция начальнигы өенә барырга куштылар. Тегесе моңа 250 сомони штраф биргән. Төнге сәгать бер. Ментны уятып, кулына шушы акчаны тоттырды. Да, урыс әйткәндәй, Восток - дело тонкое... Менә шулай йокысыз барып, икенче көнне төштән соң 3тә генә Хорогка килеп җиттек. Шофер мине Әфганстан консуллыгына кадәр китереп куйды. Ишекне шакыдык, бер ялкау гына солдат чыкты - эш сәгате беткән.
Их инглиз телен белсәм...
Алдан интернет аша белешкән хос­телга (тулай торак шикелле бер бина) юл тоттым. Хуҗасы бик җылы каршы алды һәм бүлмәмә кадәр озата килде. Бүлмәгә икешәр яруслы агач караватлар куелган, ун кешелек булып чыкты. Душка кереп, үземне тәртипкә китереп алдым. Бүлмәдәшләр белән рәхәтләнеп сөйләшим дигән идем - алар барысы да чит ил кешеләре икән - Израиль, Швейцария, Англия, Индия гражданнары. Их, инглиз телен белсәм! Шулай да Швейцария гражданнары белән азрак немесчә «сукалашып» алдык. Яшьләр - 23-28 яшьлекләр. Мин арада иң өлкән турист булып чыктым.
(Дәвамы бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: