Яшел Үзән

Урман бетеннән сак булыгыз

Ел фасылының иң матур вакыты. Халык - бакчада, урманда, су буйларында. Ләкин нәкъ менә шушы чорда вируслы авырулар ешая. Шуларның берсе - талпаннар яки урман бетләре китереп чыгаручы вируслы энцефалит авыруы. Талпан энцефалиты - нерв системасын зарарлаучы һәм күп вакытта инвалидлыкка китерүче йогышлы авыру. Әлеге авыруны бик вак булган 20-30...

Ел фасылының иң матур вакыты. Халык - бакчада, урманда, су буйларында. Ләкин нәкъ менә шушы чорда вируслы авырулар ешая. Шуларның берсе - талпаннар яки урман бетләре китереп чыгаручы вируслы энцефалит авыруы.

Талпан энцефалиты - нерв системасын зарарлаучы һәм күп вакытта инвалидлыкка китерүче йогышлы авыру. Әлеге авыруны бик вак булган 20-30 миллимикрон зурлыктагы вируслар барлыкка китерә. Әлеге вируслар сәламәт кешегә талпан яки урман бете кадалу нәтиҗәсендә йога ала. Әлбәттә, талпан энцефалиты сезонлы авыру, ул май, июнь, июль, август айларында, урман бетләренең актив чорында кузәтелә. Талпаннар кояшлы эссе көннәрдә, иртәнге 8-11, һәм төштән соң 17-20 сәгатләрдә, ә болытлы көннәрдә көн буена актив.

Вирус белән зарарланган талпан тешләгәннән соң кешедә инкубацион чор кузәтелә. Бу вакытта уртача 10-12, 21 көнгә кадәр, сирәк очракта 30 көнгә кадәр вакыт үтәргә мөмкин. Әлеге чорның озынлыгы кеше организмының ныклыгына, вирусның көченә, һәм башка төрле табигый шартларга бәйле. Бу чор узгач, авыруның беренче билгеләре куренә башлый. Кеше сүлпәнләнә, мускулларында авырту сизә, аяк-куллар оеша, баш әйләнә, күңел болгана, бер сәбәпсез курку хис барлыкка килә. Авыруны тиз танып, дөрес диагноз куелса, үз вакытында медицина ярдәме курсәтелеп, дәвалау вакытында башланса, авыру тулысынча сәламәтләнә ала. Авыру кеше - сәламәт кеше өчен авыру чыганагы була алмый.

Шулай ук, күпчелек очракта вирус белән зарарланган кеше авыруны җинел кичерергә яки бөтенләй сизмәскә мөмкин.

Гадәттә, талпаннар җирдән 25-60 см биеклектәге корган үләннәрдә, юл читендә да күп җыела. Ә кеше киеменә эләккәннән соң, тәннең ачык һәм кадалу өчен уңайлы урыннарына, 30-60 минут дәвамында шуыша. Талпаннын кадалганы сизелмәскә дә мөмкин.

Урман бете тешләгәндә нишләргә?

Дөрес Яшел Үзәндә әлеге бөҗәкләрдән зыян күрүчеләр юк, әмма "Татарстан Республикасындагы Гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре филиалы белгечләре кисәтә: Урман талпаны тәнгә үтеп кергән очракта аны бары тик медицина учреждениесендә генә алырга кирәк!

Урманнарда сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: