Яшел Үзән

Умарта тотучылар, терлек асраучылар колагына

Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе биргән мәгълүматларга караганда, умарта тотучылар, мал-туар һәм кош-корт асраучылар өчен быел кайбер яңалыклар бар.

Бал кортларына 
паспорт
Былтыр, белгәнебезчә, бал кортларының күпләп үлү очраклары булды. Нәтиҗәдә, умартачыларга шактый зыян килде. Пас портлаштыру – киләчәктә авыру очраклары булганда, зыянны капларга, ягъни, компенсация алырга мөмкинлек бирәчәк.
Умарта оялары санын исәпкә алу ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр лыгы йөкләмәсе буенча, Яшел Үзән районы территориясендә умарталыклар паспортлаштырыла. Ветеринар-санитар паспорт алу өчен Яшел Үзәннең Столичная урамындагы 64нче йортында урнашкан «Яшел Үзән район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның өчен умарталык булуы турында авыл җирлегеннән белешмә һәм гариза таләп ителә. Бу хезмәтнең бәясе әлегә 160 сум гына. 
Яз көне бал кортларын аскосфероз, варратоз, акарапидоз, браулез, нозематоз кебек авыруларга тикшертеп, паспортта билгеләтергә кирәк булачак. 

Терлекләргә белешмә
Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Физзәт Фәхретдинов аңлатуынча, бүгенге көндә хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу мәсьәләсе кискен тора. Моңа хайваннарны бер урыннан икенче урынга контрольсез күчереп йөртү сәбәп булырга мөмкин. Еш кына, торак пунктларда башка төбәкләрдән алып килеп бозау, колын, дуңгыз, кош-корт сату очраклары бар. Шуңа күрә сатып алучыларга тәкъдим ителгән хайваннарга прививка ясатылган булуы турында белешмә таләп итәргә кирәк. Шулай ук, бу хакта ветеринария хезмәтенә хәбәр итү зарур. 

Йогышлы авырулар
Россия Федерациясендә соңгы вакытта терлек һәм кошларның йогышлы авырулары күп теркәлә. 
Дуңгызларда Африка чумасы. 2020 елның гыйнварында Самара һәм Ульяновск өлкәсе территориясендә авыру очраклары теркәлде. Дуңгызлар һәм кабаннар авырый. 
Кош гриппы. РФ субъектларында әледән-әле теркәлә. Йорт һәм кыргый кошлар авырый. Ветеринария хезмәте Россия чикләре аша кертелә торган дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясенә даими мониторинг контроле уздыра. 
Мөгезле эре терлекләрнең йогышлы дерматиты. Зур икътисадый зыян сала, башка терлекләргә йога, дәвалауга бирешми.
Котыру. Куркыныч вирус авыруы, бөтен авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кешеләр авырый. Дәвалауга бирешми. Вакцинация гына саклап кала ала.
Мөгезле эре терлек лейкозы. Куркыныч вирус авыруы. Авыру һәм инфекция ле сыер сөтен кайнатканнан соң гына кулланырга була. 
Түләмә. Хайваннар һәм кеше өчен куркыныч йогышлы авыру. Азык-төлек аша һәм авыру хайваннар белән контакт юлы белән йога. Түләмә споралары туфракта 100 елдан артык сакланырга мөмкин. Профилактика өчен терлекләрне вакцинацияләргә кирәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: