Бәйрәм алдыннан да эш режимына үзгәреш кертелә. Шулай итеп, 7 мартта почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Ә 9 мартта почта бүлекчәләре Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнары белән яраклаштырылган режим буенча хезмәт күрсәтәчәк.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә пенсия һәм пособиеләрне тапшыру Россия Пенсия фондының региональ бүлекләре белән килештерелеп, аларның төбәктәге эш үзенчәлекләрен исәпкә алып башкарыла, дип хәбәр итә intertat.ru.
Реклама