Яшел Үзән

Укытучымны алкышлап

Әти-әнидән кала күп кешеләрнең үз вакытларында дөрес юл күрсәтүче остазлары булгандыр мөгаен. Ни өчен шулай диеп әйтәм, чөнки минем нәкъ шундый остазларым бар, беренчесе - ул минем өчен олуг хөрмәткә лаеклы кеше дәү әтием булса, икенчесе мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Гатиятуллин Марат Гомәр улы булды. Әле...

Әти-әнидән кала күп кешеләрнең үз вакытларында дөрес юл күрсәтүче остазлары булгандыр мөгаен.

Ни өчен шулай диеп әйтәм, чөнки минем нәкъ шундый остазларым бар, беренчесе - ул минем өчен олуг хөрмәткә лаеклы кеше дәү әтием булса, икенчесе мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Гатиятуллин Марат Гомәр улы булды.
Әле дә хәтерлим, V-VI классларда укыганда мәктәптә журналистика түгәрәге эшли башлаган иде, бик барасым килсә дә бармадым, үземнән олы класста укучы абый-апалардан оялган идем, тик тора-бара ничектер, кыюлыгымны җыеп, мин дә шушы түгәрәк әгъзасына әйләндем. Нәтиҗәдә, мин тәкъдим иткән «Сабакташ» исеме астында гәҗит чыга башлады. Белсәгез иде, мин сабый өчен бу нинди зур куаныч булганлыгын. Озак та үтмәде бер-ике елдан радио да эшли башлады, түләүле котлаулар кабул итеп «банка»га диктофон алырга акча да җыя башладык... Эх, бар иде бит, сөенә-сөенә укып эшләгән чаклар. «Сабакташ» гәҗите тора бара авыл гәҗитенә үк әйләнә башлаган иде инде. Мәктәбебездә шушы журналистика юнәлешенә сукмак салып, укучыларга буш вакытларын файдалы иттереп үткәрергә ярдәм иткән кеше нәкъ менә остазыбыз Марат Гомәр улы булды. Берәр четрекле мәсьәләне хәл итәргә кирәк булса, төпле киңәш сорап аның янына керә торган идек. Әдәби әсәрләрне укыйсы килмәгән чакларда, хәтта укырга яратмый торган егетләрдә дә әдәбиятка кызыксыну уятып, укыттыра торган иде. Минемчә, шулай манипуляцияли алу үзе бер сәләт. Әлбәттә, чын укытучы шундый булырга тиеш!
Мәктәбебез зур, тирә-як авыллар арасында танылган булгач, еш кына анда төрле бәйгеләр үткәрелде, ул Каюм Насыйри исемендәге укулар гына ничә тапкыр булды безнең мәктәптә. Марат абый күпме укучыга тырышлык, чаялык, сабырлык, куйган максатларга ирешү сәләтен үстерергә ярдәм итте. Әле дә, укучылары юлда аны очратсалар сүз кушмый, хәлен сорамый китмиләр, чын мәгънәсендә зур хөрмәт белән карыйлар аңа.
Марат абый гел «Әй, булыр әле Аллаһ боерса, булмаса Ходай башка яктан бирә ул», - диеп әйтә торган иде. Чыннан да, сабыр итә белсәң, Аллаһ Тәгалә артыгы белән бирә ул. Бүгенге көндә Марат Гомәр улы, һәркем өчен хөрмәткә лаеклы кеше: әнисе өчен горурланырлык угыл, хәләл җефете өчен таянычлы ир, балалары өчен яраткан әти кеше. Зыялы, гел аң-фәһемле булырга тырыша ул, менә бүгенге көндә дә Казан югары мөселман Мөхәммәдия мәдрәсәсенең II курсында белем ала. Белмим, өй тирәсендә, хуҗалыкта эшләргә вакыты каламы икән аның? Әйтеп үткәнемчә, җае чыккан саен, мөмкинлеге булган вакытларында гел бәйгеләрдә мәктәп данын якларга әле укучыларын әзерләп, алар белән җиңеп, әле үзе катнашып җиңеп кайта. Катнашкан бәйгеләрен санап бетерерлек түгел, тик шулай да, белеп торсыннар әле диеп кайберләрен генә булса да язып китәм: 1) Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче «Мастер-класс» бәйгесенең муниципаль турында - I урын, ә республика турында - II урын алган; 2) 3 ел рәттән Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли укуларда укучысы Абзалетдинов Булат белән муниципаль турда да, республика турында да I урын; 3) «Татар егете - ил бөркете 2012» бәйгесендә I урын (Абзалетдинов Булат белән).
Менә, җәмәгать, шундый кеше инде ул, үҗәтлеген җигеп, иренмичә, гел тырышып авыл өчен, мәктәп өчен хезмәт итә. Әле аны милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләделәр.
Алисә Җамалиева,
КФУ студенты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: