Яшел Үзән

Укытучыларның хезмәт нәтиҗәсен кулга алып карап булмый

Баламның һәр сулышы өчен сөенеп, уңышларын күреп, балам турында җылы сүзләрне ишетеп, укытучыларның чын йөрәктән чыккан җылы карашларын тоеп уку елын үткәргән ана мин.

Васильево бистәсенең 3нче мәктәбендә укучы балама Мәдинә Александровна, Люция Рәшитовна, Гүзәлия Әнвәровна, Алия Әмировна,Фаягөл Зәкиевна, Гөлнар Фәннүровна, Айнур Әнәсович белем бирде.
Укытучыларның хезмәт нәтиҗәсен кулга алып карап булмый,әмма ул бик саллы. Һәр көн баламны укытырга килгәндә миңа, балама хөрмәт күрсәтеп, белем генә биреп калмыйча, баламны ничек итеп дөрес сулыш алырга, әти-әнине тыңларга, ихтирам итәргә, вакытында урынлы ял итә белергә өйрәтүләре - зур тәрбия чарасы булып тора.
Балам балалар бакчасына, мәктәп алдыннан була торган әзерлек дәресләренә дә йөри алмады - астма белән авырый. 2014-2015 уку елында 279 дәрес калдырырга туры килде. 2015-2016нчы уку елында исә өйдә укырга рөхсәт бирделәр.
Улым, укытучыларның тырышлыгы, сабырлыгы нәтиҗәсендә, укырга-язарга гына өйрәнеп калмыйча, II сыйныфны «4» һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлады. Уку елы ахырында Гүзәлия Әнвәровнаның балама юллаган изге теләкләре, уңай сүзләрен тыңлап торганда, улыма акыллы киңәшләрен биргәндә күзләремә сөенеч яшьләре тулды. Укытучыларның тәрбия нәтиҗәсен тоеп, шатлык-сөенеч, аларга карата йөрәгемнең түреннән чыккан иң олы рәхмәт хисләрен кичердем. Укытучы булып эшләү дәверендә күпме балаларны игелеккә өйрәтәсез, белем һәм тәрбия бирәсез! Сез - олы затлар, безнең балаларыбызны аякка бастырып, алар белән борчылып, куанып, күңел җылыгызны биреп, киләчәккә өмет, таяныч булып торасыз.
Г.Әхмәтҗанова.
Васильево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: