Яшел Үзән

Укытучылар хөрмәткә лаек!

Электр поездында барганда, укытучылар турында сүз чыкты.

Яшьрәк кенә бер ханым: «Хәзерге укытучылар шыр надан, мин үзем дә алар хәтле генә беләм!» - дип әйтеп салмасынмы! Шул сүзләрдән соң аңа: «Хөрмәтле ханым, шундый күп белгәч, нигә укытучы булып эшләмисез?» - дидем. «Башыма тай типмәгән бит минем, шундый аз хезмәт хакына «нормальный кешеләр» эшләми, аларның барысы да «отстой», «неудачниклар» (яраксызлар)» - дип йомгаклап куйды. Тәнкыйть угын ханым барлык укытучыларга да юнәлтте.
Укытучының хезмәте укучыларның белем сыйфаты һәм тәрбиялелеге белән үлчәнә. Күп­ләрнең фикере буенча, һәр кеше укытучы була алмый, чөнки педагог - «белем һәм булдыра алу» чыганагы гына түгел, ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дус та.
Хәзер һәр дәресне актив һәм иҗади өйрәнүгә әйләндерү турында сөйлиләр дә, язалар да, шул ук вакытта балалар үзләренә рухи байлыкларның гаҗәеп бер дөньясын ачкан кебек булалар, диләр. Мондый югарылыктагы дәресләр үз эшенең осталарына, чын педагогларга, үз фәнен яхшы белүдән тыш, балалар психологиясен дә үтә нечкә сиземләүчеләргә хас. Бу дәрәҗәдәге осталарга Ибраһим Хәлфин, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддиннәрне мисал итеп китерергә мөмкин.
Минем уемча, заман укытучысы игътибарлылык, түземлелек, сабырлык, зыялылык, инсафлылык, тетрәнүләргә каршы торучанлык, мобильлелек, югары эрудициялелек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш. Шуның өстенә үзенең шәхси стиле, мәзәкне аңлаучанлыгы, техник һәм технологик чаралардан оста файдалана ала белүе өстәлә.
Укытучы хезмәте - һәр көн дәрес үткәрер­гә әзерләнү, кирәкле материаллар сайлап алу, үзе укыта торган фәнне ихлас күңелдән ярату, өстәмә белемнәр, аларның барысын да укучыларга җиткерүдән гыйбарәт. Педагогика фәне бер урында таптанып тормый, һәрчак алга таба юнәлә, ниндидер әлегә кадәр чишелмәгән мәсьәләләрне чишә, яңа үрләр яулый. Иҗади эшләүче педагог үзенең хезмәтендә һәрвакыт яңа алымнар, ысуллар, үтемле технологияләрне киңрәк куллана. Укытучы һәрвакыт укучыларга шәхси якын килү ысулы белән эшләргә, аларның сәләтен киңрәк ачарга тиеш. Укучылар белән бергә эшчәнлек, театр, музей, күргәзмәләргә бару, кызыклы төрле түгәрәкләрдә эшләү, уеннар, бәйгеләр, бәхәс клублары, ярышлар, бәйрәмнәр үткәрү - болар барысы да укытучыларга үзләренең укучылары белән уртак тел табарга ярдәм итәләр.
Укытучысының тирә-юньдәгеләр белән аралашу үрнәге, үз-үзен тотышы, тотнаклылыгы, төрле ситуацияләрне гадел һәм дөрес чишүе, эчкерсезлеге, мәрхәмәтлелеге аның шәкертләренә дә зур йогынты ясый.
Үз эшен яхшы белүче педагогның кул астында һәрвакыт тиешле күләмдәге күрсәтмәлекләре, өстәмә материаллары, кирәкле текст өземтәләре, үстерешле укыту биремнәре җитәрлек була. Яхшы укытучы һәрвакыт үзенең осталыгын үстерергә, чын белгеч булырга, күп белергә, мәрхәмәтле булырга, балаларны яратырга тиеш. Педагог күпмедер өлеш артист кебек тә булырга, үзенең кичерешләрен «сәхнәгә» чыгарырга мөмкин, әмма ул һәрчак мөлаем, тормышта нинди генә вакыйгалар булса да, дәрескә елмаеп керергә тиеш. Һәр кеше дә укытучы була алмый, бу һөнәр бик күп көч куярга, зур тәҗрибәле булуны, искиткеч сабыр, балаларны яратуны һәм үз һөнәре белән кызыксынуны таләп итә. Начар укытучы хакыйкатьнең нилеген аңлатса, яхшы укытучы аны ничек табарга өйрәтә, диләр. Үзенең фәнен кызыксындырып укучыны өйрәтүче укытучыны шәкертләре һәрвакыт хөрмәтли. Алар укучылар күңелендә онытылмас эз калдыра.
Шулай булгач, укытучы һөнәре - авыр хезмәт, күңел тарту. Аллаһ биргән сәләт тә!
Нияз Бишбалта,
хезмәт ветераны,
Октябрь авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: