Яшел Үзән

Укучылар химия һәм физикадан имтихан тапшыра

Бүген, 20 июньдә, Татарстанның 7573 чыгарылыш сыйныф укучысы химия һәм физикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Аерым алганда, Татарстанда химиядән - 2 513, физикадан - 5 060 укучы имтихан тапшырырга булган. 3,5 сәгать эчендә укучыларга химиядән - 40, ә 4 сәгатьтә физикадан 32 биремне чишәргә кирәк. Ике фәннән дә кимендә 36 балл җыю мөһим.

Бүгенге сынаулар БДИның төп дулкынындагы соңгы имтиханнар. Аның нәтиҗәләре 4 июльдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.

Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: