Яшел Үзән

Укучыбыз язмаларыннан

Өй салуның ние бар...

«Яшь чагым, ...» дип аталган рубрика ачып, бик яхшы эшләгәнсез, чөнки һәркемнең тормышында - гомер юлында хикәя генә түгел, романнар язарлык истәлекләр саклана. Тик моны кеше яза гына алмый, һәркем язучы түгел бит. Рәйханә апа зәйнуллина язмаларын укыгач, үземнең дә күптән булган хәлләр искә төште.
Күрчен - Курочкино
Идел елгасының текә ярына урнашкан бер авыл бар - Курочкино. Чувашия чигендә урнашкан бу авылны безнең якларда белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм. Яңа йорт салу өчен бүрәнәне, мич ягар өчен утынны ат белән шуннан ташыды халык. Ул авылның бер башы Идел елгасына сыенган булса, икенче башы тау башында иде. Авылны икегә бүлеп шушы хәтәр юл салынган. Бүрәнә ташу авырлыкларын үз башыннан үткәргән кеше белә инде.
Бер заман Күрченгә (ул авылны бездә Күрчен дип йөртәләр) күрше Рәшит абыйга утынга дип киттек. Аска төшеп, көч-хәл белән утын төяп, зур авырлыклар белән өскә күтәрелдек. Машинабыз ГАЗ-51, утын авыр - чи каен агачлары. Өстә кибет бар иде, шоферыбыз Шамил абый Сөнгатуллин, машинасын туктатып, шунда кереп китте. Без Рәшит абый белән машина өстендә калдык. Бер заман безнең машинаны шушы авыл малайлары сырып алды. Шамил абый машинасы түбәсенә, кирәк булса-нитә калса дип, камера кабартып куйган иде. Шуны сорыйлар гына бит. «Минеке түгел, шоферныкы!» - дип тә карый Рәшит абый. «Алай булгач, шоферның исеме ничек» - дип аптыраталар тегеләр. Рәшит абый түзеп-түзеп торды да: «Максим Горький!» дип кычкырып салды. Шуннан соң гына малайлар китеп бардылар. Кибеттән чыккан Шамил абыйны көлдерәбез: «Син хәзер Шамил түгел, Максим Горький!» дибез.
Ат эчкә типте
Курочкино авылы белән бәйле тагын бер истәлек бар әле. 1958нче еллар. Әти шул авылдан өй салырга дип көн саен йөгертмә белән бүрәнә ташый. Андыйларга бригадир көн аралаш, җае булса көн саен да ат бирә. Ә бүрәнә ташырга аерым - көчле атлар гына (Ринат, Абхалим, Баба, Буян һ.б. кушаматлы атлар) бара. Әти ул көнне Буян белән барырга тиеш иде.
Җәйге матур көн, әти мине иртән-иртүк йокыдан уятты да, кулыма йөгән тоттырып, фермадан Буянны алып кайтырга җибәрде. Киттем 8 яшьлек малай күзне уа-уа атлар дворына. Барсам, ат юк. Конюх Гусман абый Буянның Каратай атлы бия белән чыгып китүен әйтте. «Коры үзәккә барып кара, алар шунда булырга мөмкин», - диде. Ә Коры үзәк дигән җир урман башында, фермадан бер-ике километр ераклык­та. Бер телем ипи тотып, шунда киттем. Барып җиттем, күрәм: тегеләр, чыннан да, шушында бит. Сөенеп киттем. Тик иртә сөенгәнмен булып чыкты. Ул Буян атлы айгыр үзе генә булганда шулай акыллы хайван, ә менә янында бия булгач, характерын үзгәртә дә куя икән! Тегенең янына килеп кулымдагы ипине каптыр­яганымны хәтерлим. Айгырның мине тибеп очыруы гына җитмәгән, күземне ачкач күрәм: башын сузып мине тешләргә дә килә бу. Бәхеткә, янәшәдә генә су ерган 1 метр чамасы тирәнлектә чокыр бар иде, шунда тәгәрәп төшеп кенә котылдым тегеннән. Аллаһның рәхмәте - айгыр корсакка типкән, сынган җирләр булмады. Эч кенә авыртып йөрде.
Әти ул көнне бүрәнәгә бара алмый калды инде. Өйне 1959 елда төзеп кердек. Менә шундый кыенлыклар белән салынган өйне, 50 елдан соң, үзебезнеке итәр өчен, Яшел Үзәнгә барып, акча түләп законлаштырырга туры килде. Хәер, бер безнекен генә түгел, башкаларныкын да шулай инде.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: