Яшел Үзән

Төзүчеләр проспектындагы янган йортта мәет табылды. Шәхесе ачыклана

Яшел Үзәндә чираттагы тапкыр кеше үлеменә китергән янгын теркәлде. "01" хезмәтенә Төзүчеләр проспектындагы бер оешма каравылчысы шалтыратып, 41а шәхси йорт яну турында хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә агач йортның яртысын ут чолгап алган була инде. Ике өлештән торган йортта беркем дә яшәмәгәнлеге ачыкланган. Газы да, җылысы да булмаган. Йортның ярты өлешендә хуҗалары җәй көне генә яшәгән. Янгын аның нәкъ ташландык өлешендә чыккан. Янгын сүндерүчеләр билгесез ир мәетен дә шунда тапкан.

Күршеләре сөйләвенчә, берничә ел элек йортның икенче өлешендә психик авырулы улы белән бер хатын яшәгән булган. Хатын үлгәч аның улы авылга китеп, бу тирәдә бер-ике ел бөтенләй күренмәгән. Бу хуҗасыз калган өлештә бомжлар һәм алкоголиклар еш кунак булган. Янгында һәлак булучының да шундыйларның берсе булуы ихтимал. Янгынның янып үлүченең саксыз тәмәке тартуыннан чыккан булуы бар.

Ел башыннан янгыннарда һәлак булучыларның бу сигезенчесе (чагыштыру өчен - узган елның шул чорында ике генә янгын корбаны теркәлгән). Янгыннарда һәлак булучыларның саны 4 тапкыр арткан!!! Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре чаң суга, янгын иминлеге кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотарга чакыра.

-Язгы-җәйге чорда янгыннар да кискен арта, - дип сөйли күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Олег Никулин. - Әлбәттә, ишегалды территориясен җыештыру кирәкле эш. Аеруча чүп-чарны һәм кипкән яфракларны яндыру бик куркыныч. Һәр торак йорт янына сулы мичкәләр куярга һәм ут сүндергечләр булдырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, янгыннарның бу чорда артуын исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы режим кертелә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә 30 апрельдән алып 11 майга кадәр урманчылар янгын сагы һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә урманнарны контрольдә тотачак. Янгын иминлеге кагыйдәсе үтәлмәгән очракта физик затларга - 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга - 15тән алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400дән алып 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Резидә Йосыпова, Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: