Яшел Үзән

Тюльпаннарым чәчәк атмас, дип куркам

Бакча күрке - яран гөл Яран гөлен ачык туфракка утыртырга ярыймы икән?

Ярый гына түгел, кирәк тә. Бу гөл, кура җиләге һәм карлыган куагы тирәсенә утыртканда, үлән бетләрен барлыкка китерми, ди белгечләр.
Помидор сурая
Томат үсентеләре сураеп, озын таякка охшап калды. Нилектән шулай икән?
Үсентенең, нәзекләнеп, озынлыкка китүе сәбәбе бүлмәнең бик җылы булуына бәйле. Әмма түтәлдә помидор уңышы булмаячак дигән сүз түгел әле бу. Мондый үсентеләрне, «колга» кебек үсмәсеннәр өчен, әледән-әле салкынчарак урынга куеп торырга кирәк. Ә инде туфракка утыртканда, сабагының бер өлешен җиргә күмеп (яңа тамырлар җибәрсен өчен), авыштырыбрак урнаштыру әйбәт.
Көл хикмәте
Аның ниндие әйбәт, ә ниндие белән туфракны ашларга ярамый?
Көнбагыш сабакларын яки алабутаны яндырудан килеп чыккан көлдән дә яхшысы юк. Икенче урында - яфраклы агачлар көле. Ә иң начары - ылыслы агачларныкы. Сүз уңаеннан, көлдә үсемлекләр өчен кирәкле барлык матдәләр (кальций, калий, фосфор һ.б.) барлыгын әйтеп үтик.
Тюльпаннарым саргая
Узган ел бакчамдагы тюльпаннарга нәрсәдер булды: яфраклары саргайды, сабаклары кәкрәйде. Быел да шулай булмасын дип куркам.
Тулырак - газетаның 26нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: