Яшел Үзән

Тыюлыкта төзекләндерү эшләре башланырга тора

Идел буе - Кама тыюлыгының иң матур урыннарының берсе булган дендрарий үз ишекләрен ачты. Биредә ел саен якынча 10 мең кеше булып китә.

Тыюлык директоры Юрий Горшков сүзләренә караганда, быел биредә төзекләндерү эшләре башкарылачак. Дендрарийның бер өлешендә машина кую өчен автостоянка һәм тентлар астында ял итү урыннары булачак. Тагын бер экологик проектка - Карасиха күленең ярларын төзекләндерүгә акча бүлеп бирелгән. Күл өстенә йөзүче кошларга понтон һәм күлне чистарту өчен суүсемле сыешлыклар куелачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: