21 августта, туйдан соң, бер төркем исерек егет Иделдә ял итеп алмакчы була. Алар Васильеводагы санкцияләнмәгән «Радужный» пляжында су коенганда суга чумып ярыша. Су астында кем озаграк тора ала шул җиңә. Әмма Октябрьскийда яшәүче 26 яшьлек егет, чираттагы чумуыннан соң, су өстенә чыга алмый. Казаннан чакыртылган водолазлар баткан егетне ярдан 25 метр ераклыкта 2,5 тирәнлектә табып ала.