Яшел Үзән

Турнирдан 2+4 белән кайттылар

Яшел Үзән боксерлары Минзәләдән җиңү белән кайттылар. Алар анда Н.Вәлиев истәлегенә үткәрелгән республика турнирында катнаштылар.

- Татарстан химиклары шәһәрендә узган турнирда Россия беренчелеге призерлары, Татарстан беренчелегендә җиңүчеләр бар инде дип, - ассызыклады 2нче спорт мәктәбе тренеры Әнвәр Ильмухин. - Ләкин яшел үзәнлеләр югалып калмады, 2 алтын һәм 4 бронза медаль яуладылар.

15нче мәктәптә укучы Миша Азимов әле беренче ел гына бокс белән шөгыльләнүенә карамастан, ярышларда катнашып, үзеннән күпкә тәҗрибәле көндәшчеләрне җиңде. Минзәләдә ул үз авырлыгындагы категориядә беренче урын алды. Шулай ук 4нче мәктәптән Руслан Аширов та беренчелекне яулады. Аның җиңүенә беркемдә гаҗәпләнмәде, чөнки ул 2нче спорт мәктәбенең иң көчле боксер.

Ә бронза медаль алып, Дмитрий Евграфов (10нчы мәктәп), Камил Ярхамов (3нче гимназия), Артур Насыйбуллин (механика көллияте), Марат Фәхрутдинов (3нче гимназия) турнир призерлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: