Яшел Үзән

Тукай исемендәге хуҗалык ничек оешкан?

Илебез, шул исәптән безнең Түбән Урысбага авылы да катлаулы һәм озын юл уза. Зур булмаган Түбән Урысбаганың да үз тарихы, үз йөзе бар бу җирдә. Яшьләргә, авылыбызның үткән юлын өйрәнүчеләргә минем истәлекләрем дә файдалы булыр дигән изге теләктән чыгып, авыл, колхоз тарихы турында бәян итәргә булдым. Башта «Марс» колхозы төзелгән...

Илебез, шул исәптән безнең Түбән Урысбага авылы да катлаулы һәм озын юл уза. Зур булмаган Түбән Урысбаганың да үз тарихы, үз йөзе бар бу җирдә. Яшьләргә, авылыбызның үткән юлын өйрәнүчеләргә минем истәлекләрем дә файдалы булыр дигән изге теләктән чыгып, авыл, колхоз тарихы турында бәян итәргә булдым.

Башта «Марс» колхозы төзелгән
Безнең Түбән Урысбага авылы элеккеге Норлат районы составына кергән. Авылда беренче колхоз 1929 елның декабрь аенда төзелә һәм аңа «Бергәлек» дигән исем бирелә. Колхозга гариза биреп кермиләр, ә барлык кешене дә кул күтәртү юлы белән кабул итәләр. Беренче колхоз председателе итеп авыл халкы карт укытучы Рияз Мәҗитовны сайлый.
И.В.Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе чыккач, Зариф Сәйфетдинов дигән кеше шул язманы авылга алып кайта. Авылның кулагы Нәҗип Сабиров, бу мәкалә язылган газетаны ала да, клубтагы халыкка үзенчә бозып аңлата. Шуннан соң халык арасында буталыш башлана. Колхозга көчләп керттеләр дип, башлап йөрүчеләрне сүгә башлыйлар. Без колхозга кермибез дип, бер көн эчендә 117 хуҗалык колхоздан чыга, ирекле рәвештә 12 хуҗалык кала. Яңа төзелгән колхозга «Марс» дигән исем бирелә.
Акъегет авылында да колхоз «Марс» исемендә булганлыктан, Түбән Урысбага авылындагы колхоз «Марс №1» дип атала. Колхозның беренче әгъзалары - Рияз Мәҗитов, Кәлим Насыйбуллин, Лотфи Насыйбуллин, Лотфи Гайфуллин, Хәбибулла Фәтхуллин, Насрый Гыйләҗев, Әкрам Гыйләҗев, Бари Кәримов, Хәсән Әхмәтҗанов, Әкрам Камалов, Рияз Гыйләҗев. 1930 елның җәендә, 12нче хуҗалык булып, әтисе рөхсәтеннән башка, әнисе белән бергә Касыйм Хәкимов әгъза булып керә.
1931 елның язгы чәчүеннән башлап, колхозда әгъзалар арта башлый, 125кә җитә. Колхоз җире күп түгел - нибары 52 гектар. Колхозга бер данә атлы сугу машинасы, сортировка, җиде сошниклы чәчү машинасы, триерлар (орлык чистарту машинасы) һәм ике төрәнле сабаннар кайта. (Моңа кадәр ялгыз хуҗалыкларда-крестьяннарда бер төрәнле сабаннар гына кулланылган).

Беренче комсомоллар
1929 елның 10 сентябрендә авылда Хәяли Миндубаев йортында кызыл почмак ачыла. 1930 елның февралендә авыл Советы председателе Хәбибулла Фәтхуллин инициативасы белән Кызыл почмак Хафиз Вәлиев дигән кулак йортына күчерелә һәм моңа «Уку өе» дигән исем бирелә.
Спектакльләр мәктәп бинасында куела. Мәктәп кечкенә булганлыктан, ул вакытта иренә кулак ярлыгы тагылган Шәмсеҗиһан Шакированың йорты клуб итеп алына. Клубка Сафа Мәүлетов, Галимә Яруллина, Хәйрикамал Фәтхуллина, Кәлим Сәгыйтов, Камилә Кавиева, Солтангәрәй Сәйфуллин, Рияз Сафин, Ибраһим Биккинин, Нури Зиннәтуллин, Гайшә Гыйләҗев кебек актив кешеләр туплана.
Колхоз каршында оештырылган комсомол оешмасының беренче секретаре һәм клуб мөдире итеп Касыйм Хәкимов билгеләп куела. 1931 елның 29 октябрендә Ибраһим Биккинин җитәкчелегендә беренче комсомол оешмасы төзелә, Ибраһим пропагандист та була.

Сыер да, тавык та асрыйлар
1931 елны сарык фермасы - элеккеге кулак каралтысында, атлар конюшнясы исә Вәкил Рәхмәтуллин хуҗалыгында оеша. Колхоз правлениесе Закир хаҗи йортында эшли, соңрак Вәкил Рәхмәтуллин йортына күчә. Яшелчә бригадиры итеп Галимә Яруллинаны, кырчылык бригадиры итеп Бари Бикбов һәм Галләм Шиһаповны сайлап куялар.
Колхоз хуҗалык ягыннан шактый ныгый. Колхозчыларга хезмәт көненә 9ар килограмм ашлык һәм бик күп яшелчә бирелә. Колхоз әгъзалары саны арта. Биш даими бригада төзелә. Галләм Шиһапов, Бари Бикбов, Рияз Баһавиев, Кәлим Нигъмәтуллин, Нури Зиннәтуллин бригадир булып эшли.
16 гектар мәйданда алма бакчасы утыртыла. Колхоз көче белән яңа клуб салына. Терлекчелек фермалары корыла. Ат конюшнялары һәм икмәк амбарлары төзелә. Уру машиналарыннан самоброска, лобогрейка, виндроуэр кайтарыла.
Сыер һәм тавык фермалары ачыла. Фермада 20 баш сыер, 60 баш эш аты була. Шулай да Түбән Урысбаганың иң зур горурлыгы - 12 җил тегермәне. Шуларның берсе - Нигъ­мәтҗан бабай Әхмәтҗановныкы. Ул тегәрмән 1960-1970 елларга кадәр колхозга хезмәт итте. Тегермәнче вазифасын Нигъмәтҗан бабайның улы Сабирҗан бабай башкара.
1933 елның язгы чәчүенә беренче трактор кайта авылга. Тракторга Җиһангир Мусин утыра. 1938 елдан 1941 елга кадәр колхозны Рияз Баһавиев җитәкли. Колхозга 24 ат көчле двигатель кайта. 6 катлаулы сугу машинасы алына.
Бер үк вакытта халыкны агарту, балаларны укыту эшен дә онытмыйлар. 1932 елда җидееллык мәктәп салына. Директоры Кәрим Абдюшевны авылда әле дә искә алучылар бар. Клубка радио да кертелә. Укый-яза белмәүчеләрне укыту оештырыла. Кәлим Сәгыйтов, Факия Сөнгатуллина, Касыйм Хәкимовлар культармеец булып эшли. 1940 елга кадәр укый-яза белмәүчелек бөтенләй бетерелә.

Сугыш башлангач
Икенче Бөтендөнья сугышы башлануга, авылның күренекле кешеләре сугышка алына. Колхоз председателе булып Бари Бикбов кала. Ир-ат бригадирларны хатын-кызлар алыштыра: Гөлсем Гыйниятуллина, Халидә Кадыйрова, Зәйтүнә Яруллина, Сафа Мәүлетова, Гөлсем Шакирова. Тракторны да хатын-кызлар иярли. Сугыш елларында «Марс» колхозында тракторчы булып Ачасырныкы Зәкия апа эшләве тарих битләренә күмелеп калды. Төнлә эшләгәндә, ул чокырга төшеп китә. Бу чокыр хәзер дә «Зәкия чокыры» дип йөртелә.
Авыл Советы председателе Гаяз Ишметов урынына - Рәхилә Хәкимова, секретарь Хәйрулла Яруллин урынына - Җиһан Фәтхуллина, колхоз председателе Зиннәт Сибгатуллин урынына - Гайшә Гыйләҗева, счетовод Шаһимулла Нигъмәтуллин урынына Маһирә Гыйниятуллина эшли башлый. Ферма мөдире Әминә Сәйфуллинаны 1941 елда Казанда алдынгы колхозчылар киңәшмәсенә чакырып бүләклиләр дә әле.
Колхозның урып-җыю чорында төп сугу техникасы - бер цилиндрлы двигателе булу бик ярдәм итә. Ул мазут ягып эшли, бер үк вакытта 3 сугу барабанын әйләндерә. 3әр чакрымлы кырлардан атлар белән шул двигательгә ташыйлар иде бөтен ашлыкны. Җиңүне якынайту өчен, хатын-кызлар да, балалар һәм яшүсмерләр дә бик тырышып, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Һәм Бөек җиңү көне килеп җитә. Әз-әзләп булса да, авылга ир-атлар кайта.
1945 елда Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан ирләр - Кыям Хәлиуллин, Хәйрулла Яруллин, Касыйм Гарипов, Рияз Баһавиев, Сөләйман Булатовлар колхозны аякка бастыруда күп көч куя. Касыйм Гарипов сугышта зур батырлыклар күрсәтә. 2 мәртәбә «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Берлинны алу өчен» медальләре белән бүләкләнә. Рияз Баһавиев култык таякларында йөрсә дә, ферманы кабул итә, Сөләйман Булатов тракторга утыра. Иң авыр эшләр ир-атларга күчә.
Фронттан кайткан яшьләр, культура эшен җанландырып, драмтүгәрәкләр оештыра. 1951 елда колхоз председателе булып Мансур Фәтхуллин сайлана.
«Марс» колхозы белән Кече Ачасыр авылының «Татарстан» колхозы берләшә, Югары Урысбаганың «Магнитстрой» колхозы кушыла. Колхоз председателе булып 30-меңче Сәлим Гайнетдинов сайлана (район прокуроры).

Берләшү
«Марс» колхозында 1938 елны партия оешмасы төзелә. 1941 елда коммунистларның күпчелеге фронтка китү сәбәп­ле, оешма билгеле бер вакытка яшәүдән туктый. 1944 елда партия оешмасы яңадан төзелә. Оешма секретаре итеп Акъегеттән укытучы Хәнифә Альмиева сайлана. Оешмада 12 әгъза. Соңрак Бәчек авылының «Туры юл» колхозы да «Марс»ка кушыла. 4 колхоз берләшкәннән соң, 1958 елның март аеннан башлап, колхозның партия оешмасы 28 коммунистны берләштерә. Оешма секретаре итеп Рифгать Габидуллинны сайлыйлар.
Берләштерелгән колхоз башта «Туры юл» исемендә була, аннан соң, белгәнебезчә, Тукай исемендәге колхоз иде. 1960 елдан алып 1975 елга кадәр колхоз председателе булып Рифкать Габидуллин эшләде.
Әхиялетдин Баһавиев.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: