Яшел Үзән

Тукай – безнең йөрәкләрдә

Бала күзе дөньяга әкиятләр аша ачыла. Акны - карадан, яхшылыкны яманнан аерырга иң беренче әкиятләр аша өйрәнәбез. Ә әкиятләрнең дә иң үтемлесе, бала күңеленә бер укуда сеңеп кала торганнары - бөек Тукайныкы.

«Эш беткәч уйнарга ярый», «Су анасы», «Акбай», «Карлыгач» һәм башка бик күп шигъри әсәрләре балаларны ана телебезнең шигъри бишегенә салып тибрәтә, милли хисләрне күңелләренә яшьтән сала.
Габдулла Тукайның 130 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә балалар, тәрбиячеләр генә түгел, ата-аналар да аеруча бер дулкынлану белән Тукай иҗаты дөньясына күмелде. Консультацияләр, шагыйрь шигырьләрен уку бәйгесе, рәсем конкурсы, интерактив викториналар, әдәби-музыкаль композицияләр - нинди генә чаралар узмады бездә!
Безнең «Алтын башак» балалар бакчасында яңа Тукай әкиятләре, шигырьләре китабын табам димә: барысы да кулдан-кулга йөри-йөри таушалып бара - яраталар Тукайны.
Бөек шагыйрьнең юбилее алдыннан Татарстан китап нәшриятында аның 10 китабы нәшер ителү нур өстенә нур булды. «Тукай хәзинәләре», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Өч хакыйкать», «Әтәч белән энҗе бөртеге», шагыйрь шигырьләре буенча буягыч китаплары - тәрбияче һәм балалар өчен генә түгел, ана-аналар өчен дә зур табыш булачак. Бүген без, «Алтын башак»ка йөрүче сабыйлар һәм тәрбиячеләр, шушы китаплар белән яңадан таныша башлыйбыз, Тукайны яңача ачабыз. Эш беткәч, уйнарга ярый, ди Тукай. Ә без әлегә уйный-уйный эшлибез!
Гөлназ Ямбушева,
23нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: