Яшел Үзән

Тугрылык шушыдыр

Миңа бүген хат алып килеп бирделәр. Моңа кадәр хатлар алышкан булмады булуын, әмма язуыннан тиз таныдым: Айзирәктән! Соңгы кыланмышым өчен тетмәмне теткәндер инде дип ачсам, анда берничә юллык шигырь генә. Тик ул шигырьләр булганчы, мине ныклап ачуланып язган булса, күпкә җиңелрәк тәэсир иткән булыр иде.

Нишләттең син мине,
Ник кузгаттың күңелемне?
Тыныч кына яши идем бит
Ник китердең яшәү кышы кергәч,
Шундый газап, рухи читенлек?
Кайдан таптың мине,
Без бит еллар буе
Белешмичә гомер кичергән.
Нигә кирәк булды читтән торып
Газапларга салу, иркәләү?
Шушы шигъри хат бөтен узган гомеремне күз алдыма китереп бастыр­ды.
Минем тормышымның күп вакыты туган илдән еракта узды, аны бездә «читтә» диләр. Кайвакыт «Рамай» җыры әллә минем исемнән язылганмы дип уйлап куям - «Кемнәр безгә теләк теләде икән читтә йөреп гомере үтсен дип». Берәрсенең теләгеме, язмышмы, ничек кенә булмасын, авылымны бик яратсам да, анда яшәү насыйп булмады. Чираттагы ялларымнан киткән вакытларда читенсенгәнемне әнием йөрәге белән тойгандыр инде, мине юата иде: «Ярар инде, улым, бөтен кеше бергә җыелып яши торган заман түгел». Мине озатканда ананың баласына шушы юату сүзләре таба алуына үзем әти булгач кына гаҗәп­ләнә башладым, аны аңладым.
Ничек кенә булмасын, гомер читтә узды. Туган якка тормыш көзенә якынлашкач кына кайтып төпләндем һәм шунда бәхетемне дә таптым. Тормыш катлаулы бит ул. Беренче хатыным Зәйнәп, мине бер бала белән калдырып, бакыйлыкка күчкәч, тормышымның бердәнбер максаты кызым Зөһрәне әнисе күрергә теләгәнчә итеп үстерү, тәрбияләү иде. Максатыма ирештем дип уйлыйм: ул аякка басып, үз тормышын корды. Шул вакыт язмыш мине Нәфисә белән очраштыр­ды. Ни эшлик, ул мине Зәйнәптән аерып алмады. Киресенчә, аны югалту хәсрәтеннән арынырга ярдәм итте, юатты. Мин аны бик яратып гомер иттем, ул да шулай дип уйлый идем. Тик шактый еллар яшәгәч, ул мине кимсетә, түбәнсетә башлады. Бәлки, моңа яшь аермасы да сәбәпче булгандыр, анысын инде үзе генә белә. Кыскасы, без инде яшәп бетерәбез дигәндә, аерылыштык. Кешеләр, гадәттә, олыгайгач, пары белән яшәргә тырыша. Минем бер танышым әйтә иде: «Яшь вакыт гомер танцыда да үтә, менә картайгач кирәк шул карчыгың белән чөкердәшеп чәй эчәргә». Ә минем нәкъ киресенчә килеп чык­ты, яшь вакытта чөкердәшеп яшәдек тә, картайгач, ялгызым калдым. Ялгызым дигәч тә, без яшәү урыныбыз белән генә аерым. Урамда, базарда очрашабыз, бәйрәмнәрдә күңелле итеп җитәкләшеп йөрибез, сагынышсак, бер-беребезгә барабыз. Ләкин бу хәлләр парлы булып яшәүне берничек тә алмаштыра алмый. Мин хәзер генә аннан башка яши алмаганымны аңладым, аның исемен тәкърарлау гына да йөрәгемә ял бирә. Менә шулай Нәфисә мине үзенә тартып та алмый, җибәрми дә. Безнең мөнәсәбәтләрне күреп торган танышларыбыз: «Болай тилмерешеп яшәгәнче, сезгә яңадан бергә яши башларга нәрсә комачаулый?» - дип сорыйлар. Ләкин бу сорау риторик булып кала бирә, аңа җавап юк. Бәлки, моңа Нәфисә тарафыннан бернинди дә өмет күрсәтелмәве комачаулыйдыр.
Менә шул халәттә яшәгәндә, миндә дә бер күңелне тетрәндергеч вакыйга булып алды бит әле. (Йөрәкне димим, без ул яшьтән күптән узган инде).
Дамира Әмирханова.
Киров өлкәсе
Язманың тулырак варианты - газетаның 21нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: