Яшел Үзән

Туган якны өйрәнүченең эше дәвам итә

Туган ягыңны, туган телеңне, халкыңны, аның гореф-гадәтләрен, әдәбиятын өйрәнү һәм аларны киләчәк буынга җиткерү - Александр Галинур улы Хөсәеновның яшәү мәгънәсе иде. Ул 80 ел элек 1932 елның 13 ноябрендә Тамбов өлкәсендә туган. Педагогия институтын Александр Казанда тәмамлый, башта 9нчы мәктәптә әдәбият укытучысы булып, аннан соң медучилищеда эшли. Үзенең дәресләрендә...

Туган ягыңны, туган телеңне, халкыңны, аның гореф-гадәтләрен, әдәбиятын өйрәнү һәм аларны киләчәк буынга җиткерү - Александр Галинур улы Хөсәеновның яшәү мәгънәсе иде.
Ул 80 ел элек 1932 елның 13 ноябрендә Тамбов өлкәсендә туган. Педагогия институтын Александр Казанда тәмамлый, башта 9нчы мәктәптә әдәбият укытучысы булып, аннан соң медучилищеда эшли.
Үзенең дәресләрендә ул укучыларын танылган якташлар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән таныштыра.
Александр Галинур улы бар нәрсәдән дә хәбәрдар - фотография һәм башкалар белән кызыксына иде, медучилищены үз көче белән радиолаштырды, студентлар белән «Медик» газетасы чыгарды. Аның студентлары һәрвакыт җәмәгать эшләрендә дә, укуда да аерылып тора иде. Аның мәгариф өлкәсенә керткән хезмәте республиканың Мактау грамоталары һәм «Халык мәгарифе отличнигы» исеме белән билгеләнде. Александр Галинур улы шәһәр музее советының да актив әгъзасы булды.
Кызыксынучан, эрудицияле, хезмәт сөючән, үз фәнен тирәнтен белгән бу кеше өйдә эшсез утыра алмады, шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнаша иде. Лаеклы ялга чыккач та, А.Хөсәенов материаллар җыеп, 5нче татар гимназиясендә «Татар халкы тарихы» дип аталган үзенчәлекле музей оештырды. Аның катнашында «Яшел Үзән» газетасы чыга башлады, рус балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылды. Соңрак 3нче гимназия директоры М.Ильина ярдәме белән ул «Танылган ватандашлар» музеен оештырды.
Үзенә кирәкле экспонатлар таба алса, ул бик шатлана иде. Медучилищеда музей оештырырга аңа үлем комачаулады, материаллар тупланган булса да. Бәхеткә, аның хезмәте юкка чыкмады. Училищеның тарих укытучысы Марина Клопова, аңа кадәр ул 10 ел шәһәр музеенда фәнни хезмәткәр булып эшләде, миңа Александр Галинур улының архивын эзләп табарга булышуымны сорады. Без А.Хөсәеновның фикердәшләре - Гамир Гарифуллинга, хатыны Зәлинә Гомәр кызына (танылган табиб-гинеколог) мөрәҗәгать иттек. Алар крайны өйрәнүче җыйган бөтен материалны кадерләп саклаган. Моның өчен аларга зур рәхмәт.
Хәзер медучилищеда музей оештыру эшләре бара һәм анда бу уку йортының 50 еллык тарихи экспонатлары урын алачак.
Любовь Федотова,
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәр музееның элеккеге директоры

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: