Яшел Үзән

Туган ягы кирәк кешегә

Дистәләгән китап авторы, студентларның яраткан остазы, тел сагында торучы атаклы галим Фәрит Йосыпов исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Аның тормыш һәм иҗат юлы районыбыз, аерым алганда, Олы Карагуҗа белән тыгыз бәйле. Ул анда кадерле кунак та, туган кадерен белүче олы абый да, авылның яшәеше турында кайгыртучы аксакал да. Шушы арада...

Дистәләгән китап авторы, студентларның яраткан остазы, тел сагында торучы атаклы галим Фәрит Йосыпов исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Аның тормыш һәм иҗат юлы районыбыз, аерым алганда, Олы Карагуҗа белән тыгыз бәйле. Ул анда кадерле кунак та, туган кадерен белүче олы абый да, авылның яшәеше турында кайгыртучы аксакал да.
Шушы арада гына Олы Карагуҗаның яңа сафка баскан мәдәният йортында филология фәннәре докторы, профессор, тел галиме Фәрит Йосыповның иҗатына багышланган «Син яшәсенгә яшимен, и газиз туган телем» дип исемләнгән кичә узды.
Зур-зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, югары исемнәр алса да, ата-баба нигезеннән, кендек каны тамган туган җиреннән ул беркайчан да аерылмады, эше никадәр генә авыр булса да, авылдашлары белән элемтәсен өзмәде. Һәм менә декабрьнең матур бер көнендә ул туган авылының мәдәният йорты сәхнәсендә - авылдашлары каршында кадерле кунак булып утырды.
- Якташыбыз Фәрит Йосыпов башкарган һәм башкара торган эшләрне санап чыгу өчен шактый вакыт кирәк, - дип сөйли аның турында китапханәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Җиһаншина. - Татар тел белеменең күптөрле тармакларында, халык мәгарифе, фольклор, этнография, педагогика һәм методика фәннәре өлкәсендә җиң сызганып эшләүче галим дә, саллы-саллы монографияләр, балалар бакчалары, урта мәктәп­ләр өчен программа һәм дәреслекләр, уку әсбап­лары авторы да, соңгы елларда дини китаплар чыгаручы да ул.
Галимнең фәнгә юлы мәктәп елларыннан ук башлана. Авыл китапханәсендә ул укымаган китап калмый. Студент елларында ул, Урал, Себер якларына фольклор экспедицияләренә йөреп, бик күп материал туплый. Нәтиҗәдә, 1972 елда «Көньяк Урал һәм Урал арты татар сөйләмнәре» дигән темага - кандидатлык, 1988 елда докторлык диссертациясен яклый. Зур дәрәҗәләргә ирешүенә карамастан, эзләнү эшләрен бер генә көнгә дә туктатмый, ел саен егермешәр көнлек фольклор экспедиция­ләренә баруын дәвам итә. Соңгы елларда гына шул экспедицияләрдә җыйналган мәгълүматны фәнни стильдә эшкәртеп, «Сафакүл татарлары: тарих, тел, халык иҗаты» дигән китап чыгарды. Китапта Курган һәм Чиләбе өлкәсендә яшәүче сафакүл һәм коншак татарларының тарихы, тел үзенчәлекләре һәм халык авыз иҗаты турында тулы мәгълүмат бирелә. Бу татарларның килеп чыгышы бай тарихи әдәбиятка һәм архив чыганак­ларына таянып аңлатыла. Китап Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең тарихы, теле, рухи мәдәнияте бе­­лән кызыксынучыларга тәкъ­дим ителә. Бу китапның хәзер инде икенче томы дөнья күрде. Моннан тыш, Фәрит Йосыпов китаплары, төрек теленә тәрҗемә ителеп, Төркиядә дә нәшер ителде һәм аларны төрек телле укучылар бик тә җылы кабул итте.
- Риза Фәхретдиннәр, Мәрҗа­ниләр кебек, татарның бөтен затлы кешеләре булып киткән Олы Карагуҗада тууым белән мин бик тә бәхетле, - дип сөйли Фәрит ага авылдашлары алдында чыгыш ясап. - Безнең авыл халкы үзенең якты күңеле, яшәү рәвеше, затлылыгы белән бөтен татар зыялы­ларын тартып китергән. Мәгърифәтле, гыйлемле кешеләрдән сабак алган безнең бабайлар. Һәм мин шушы халкымның бер күзәнәге булуы белән чиксез горурланам.
Якташларын бик зурлады Олы Карагуҗа халкы. Чыгыш ясаучылар кү­­­ренекле якташлары бе­лән чиксез горурлануын, аның белән мөмкин булган һәр җирдә мактануларын яшермәде. Менә нәрсәләр сөйли алар.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: