Яшел Үзән

Туган туфрак – ул безнеке!

Игазиз туган җирем, туган туфрагым! Никадәр кадерле, якын син! Синең үткәнең, бүгенгең, киләчәгең белән горурланмаслык түгел. Ничә буын әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез шушы туфракта маңгай тирен түгеп хезмәт иткән, урман кисеп җир эшкәрткән, иген иккән.

Гади генә түгел лә ул,
Туган җирнең туфрагы!
Анда әби-бабамнарның,
Әти-әни йөз агы...
Әйе, авылым халкы намус белән хезмәт иткән, авырлыкларны җиңгән. Нинди генә һөнәре, яратып башкарган эшләре булмаган. Шул һөнәрләрен буыннан-буынга күчерә килгәннәр, тормыш тәҗрибәсен яшь буын үзенә туплаган, саклаган.
Бакырчылар – кое казучылар...
Кое казу, әйтче, рәхәтме?
Ир-атларың күпме кое казып,
Су эчертеп алды рәхмәтне...
Хатын-кызлар, әбиләр, әниләр гаилә учагын саклаганнар, тормыш арбасы йөген җиңеләйтергә ир-атларга ярдәм иткәннәр.
...Кул кушырып һич тә утырмаган,
Уңган киленнәрең, кызларың.
Сез бәйләгән ап-ак нәфис шәлләр,
Басты күпме тәннең сызлавын...
Иң хөрмәткә лаек һөнәр – игенчеләр. Ничә гасырлар иген иккәннәр, бу авыр хезмәтнең «Язның бер көне ел туйдыра», дигән мәкале генә дә никадәр җаваплы икәнен күрсәтә. Икмәк игү - бабайларның наказы, игенченең ил алдындагы бурычы.
...Китмә, авыр диеп җир эшен,
Төшми калмас алар рәнҗеше.
Гомер икмәк иккән ир-егет,
Ил шатлыгы – икмәк – син диеп.
Бабамнар урман кисеп чәчү җирлеге ясаган. Хәзерге заман эш кораллары булмаган бит аларның. Кул хезмәте белән мең яшәр имәннәр төпләрен чыгаруны күз алдына китерүе дә авыр. Агачын кискән, төбен-түмгәген чыгарган, җирен сукалаган, тырмалаган. Моңа никадәр көчле ир кулы кирәк булган?! Ир-ат дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, ат исемне генә түгел, ә ат белән беррәттән, бертигез көч куеп эшләвен дә аңлатканы күренеп тора. аларның хезмәте белән чагыштырганда, бүгенге «авыр» сүзе урынлы әйтелми кебек.
Кул белән тубал күтәреп чәчүче бабай, җирне, орлык күмелсен дип, тырма тартучы малай, ашлык өлгергәч урак уручы апа-әниләр, көлтәләрне җыйнап, көз көне әрбәлекләрдә тәпәч белән көлтәдән иген суктырып алуны бүгенге буын күз алдына да китерә алмый. Ул чор кинолары да юк. 
Һәр гаиләнең үз имана җире, үз кибәне. Үзе җыйган кырыннан үзе ташыган. Кычкырып елаган балага әбисе: «Кибәне янган урыс кебек үкермә әле», – дия иде. Шушы әйтемне мин еллар дәвамында ни өчен әйтелгәнен аңламадым. Игенчелекнең икенче чорында кибәне янса, барлык хуҗалыктагы хайваннар салам-печәнсез калуын, кыш-язны асрап чыга алмаганнарын бүгенге буынга җиткерәсе килүем. Кибән яну – үкереп еларлык булган шул. Икмәк чыгышы да аз, корылыклы еллар булган, янгын чыгып кырлар юк булган. Ерак та түгел, ә 100 еллар элек кенә дә иген игү менә шулайрак барган. 
Бүген без игенче хезмәтен дә, урып-җыюның мөһим чор икәнен дә тоймый да калабыз. Никадәр җирнең кадерсез ятуын да күрмибез, хәтта. 
Авыл кешесе хуҗалыгында хайван асрап гомер иткән. Ат, сыер, сарык, кәҗә, кош-корт... Аты булганы урта хәлле, сыерлысы – сыйлы булган. Кәҗәлесе ялгыз әбиләр. хәлдән килгәнчә гомер иткәннәр, «сыердан язмыйсы иде әле», – диләр иде. 
Бүгенге авыл тормышын ул чор белән чагыштырырлык та түгел шул. Яшәешебез еллап түгел, ә көнләп үзгәрә. Әби-бабайларыбыздан калган һөнәрләр дә югала, кое казучы да юк, шәл бәйләү түгел, йон эрли белүче дә сирәгәя. Иң кызганычы – шул чорны күзаллаучы, ишетеп белүче әби-бабайларыбыз да көннән-көн азая, китә баралар. Сорашыр кешеләр аз. Үткәнебез, тарихыбыз белән кызыксынучылар да сирәгәя.
Соңгы елларда шәҗәрәләр белән, нәсел-токым, җиде буын әби-бабайларның исемнәрен белү теләге артты. Аларның нәселе – бүгенге буынның үз тамырлары – туганнары белән кызыксынуы, эзләнүе, тарихыбызны барлавы изге, күркәм эш. 
Җиде буынмы, әллә җитмешме – аларның кендек каны шушы газиз туган туфракта, маңгай тирләре сөенечле һәм көенечле күз яшьләре тамган. 
Авылыбыздан читтә гомер итүчеләр дә туган җиребезне сагынып яши, мөмкин булса, васыятьләре дә авыл зиратында җирләнү.
...Күз карашлары төбәлә,
Туган якка һаман ешрак.
Сагындырмас иде болай,
Гади булса, туган туфрак!
Нинди көчләр яшеренгән,
Нигә һаман үзенә тарта?!
Баскан саен бу туфракка,
Әйтелмәгән хисләр арта.
Олыбыз да, кечебез дә туган авылыбызны, туфрагыбызны кадерләп, якыннарыбызны сөендереп, бер-беребезгә ярдәмләшеп, һәр көнебезгә рәхмәтле булып яшәсәк иде. шушы җирдә күркәм эшләребез калса иде, амин.

Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: