Яшел Үзән

Туган телебездә чыгыш ясау – зур шатлык

Без сыйныфыбыз белән әкиятләр укырга һәм аларны сәхнәләштерергә дә яратабыз.

Беркөнне туган тел һәм әдәбият укытучыбыз безгә Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятенә нигезләнеп язылган «Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән спектакльне куярга тәкъдим итте. Без рәхәтләнеп риза булдык. Бергәләп эчтәлеге белән таныштык, рольләрне бүлдек, костюм нарны барладык. Рольләребезне сәнгатьле укырга өйрәндек. Репетиция барышында уңышсыз чыккан урыннарны кат-кат кабатладык. 
Ниһаять, спектакль куяр көн килеп җитте һәм без үзебезне чын артистлар кебек хис иттек. Ныклап өйрәнелгән эшнең нәтиҗәсе дә яхшы була икән. Спектаклебез бик уңышлы чыкты һәм без бик канәгать калдык. Туган телебездә чыгыш ясау – безнең өчен зур шатлык та әле, чөнки телебезнең матурлыгын тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың. Алга таба да матур чыгышларыбыз белән сөендерүне дәвам итәрбез, дип ышанып калабыз. 
Әйшә урта мәктәбенең 
IV сыйныф укучылары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: