Яшел Үзән

Цивилизация дәрәҗәсен – хайваннарга мөнәсәбәттән

Белмим, бу язмам белән кемдә дә булса, кызыксыну уятырмын микән, әмма битараф калмаучылар да булыр, дип уйлыйм. Сүзем урам этләре һәм мәчеләре турында. Барыбызның да иртән эшкә барганда туңып-өшеп утыручы мәчеләрне, этләрне күргәне бар. Күбебез аларны күрми дә яки күрмәмешкә салыша. Кемнең дә булса аларны сыйпап киткәне, яки ашарына биргәне...

Белмим, бу язмам белән кемдә дә булса, кызыксыну уятырмын микән, әмма битараф калмаучылар да булыр, дип уйлыйм. Сүзем урам этләре һәм мәчеләре турында.

Барыбызның да иртән эшкә барганда туңып-өшеп утыручы мәчеләрне, этләрне күргәне бар. Күбебез аларны күрми дә яки күрмәмешкә салыша. Кемнең дә булса аларны сыйпап киткәне, яки ашарына биргәне бармы? Юктыр, мөгаен. Чөнки безнең күбебез аларга чир таратучы итеп кенә карый.
Этләргә булган тискәре мөнәсәбәт түбәндәге мисалдан күренә. Бер гаилә көчек ала. Яраткан булалар инде, ашаткан булалар. Күп тә үтми шушы эт баласы урамга чыгарып атыла, чөнки бу гаиләдә бала туа. Бу нәрсә? Уйнап туйгач, урамга чыгарып атарга да ярый дигән сүзме?!
Урамдагы сукбай этләр кешеләргә ташлана, имеш. Үзебез рәнҗеткән җан иясе үзебезгә ташланмый, нишләсен?
Мин урамда очраган этләрне беркайчан да читләтеп узмыйм. Йә иркәләп алам, йә булмаса ашарына бирәм, кул астымда булса. Берсенең дә ырылдап ябышканы юк әле. Хәер, эт кешесенә карап кына тиядер ул.
Урамга чыгарып атылган эт яки мәче яшәү якасына ябыша, өметләнә, нәсел калдырырга тырыша, үрчи.
Шунысы сөендерә, барлык кешеләр дә мәрхәмәтсез түгел. Кайбер кешеләр йортларында эт яки мәче тота, аны гаилә әгъзасы кебек тәрбияли, ашата. Бервакытны Казанда М.Гафури урамында подъезддан-подъездга кереп, мәчеләрне махсус ризык белән ашатып йөрүчеләрне күреп, шаккаткан идем. Шулкадәр шәфкатьле кешеләр бар.
Тик мине илебездә йорт хайваннарын саклау турындагы закон булмавы борчый. Менә ничә еллар йорт хайваннарын асраучылар һәм аларга каршы булучылар арасында низаг бара. Ике якта да дөреслек бар сыман. Беренчеләр, урам этләренең һәм мәчеләрнең кешеләр тарафыннан мыскыллануын, җәберләнүен күреп, мисаллар китерә. Икенчеләре исә, этләрнең кешеләргә ташлану очракларын күрсәтә. Кайбер депутатлар этләрне куркыныч тудыручы буларак кына күрсәтә. Кешеләрне дә шул яктан гына күрсәтеп буладыр, бәлки?!
Махатма Ганди «Цивилизацияне кешеләрнең хайваннарга карата мөнәсәбәтеннән билгеләп була. Хайваннарга кешеләргә караган кебек карарга кирәк. Хайваннар ихтыяҗы кешенеке белән бер рәттә торырга тиеш», - дигән фикер әйткән. Ә РФ Гражданнар кодексының 137нче маддәсендә кеше хайваннарга үзенең милке буларак карарга тиеш, диелгән. Бәлки, башка төрле законнар кирәктер.
Мисаллар җитәрлек. Германиядә, мәсәлән, хайваннар гомере закон сагында. Швейцариядә исә закон тагын да кырысрак. Анда йорт хайваннарын җәберләү, мыскыллау гына түгел, бикләп тоту, хәтта кысып бәйләп кую да тыела. Әзербәйҗанда, Украинада да йорт хайваннарының тормышы закон белән саклана.
Ә бездә йорт хайваннарын җәберләгән яки мыскыллаган өчен штраф кына каралган. Интернетка шундый ролик эленгән. Бер бала кулын тырнаган өчен мәче баласының башын чабып өзә, икенчесе эт баласын яндыра, өченчесе тәрәзәдән аска тондыра. Һәм шушы ерткычлык өчен аларның ата-аналарына 8 мең сум гына штраф түләргәме? Закон чыгаручы депутатлар һәр җан иясенең, шул исәптән шушы җанварларның да яшәргә хокукы барлыгын белмимени? Шулай шул, аларны җәберләү кеше үтерү белән бер түгел.
Патологик рәхимсезлек бары кешегә генә хас нәрсә һәм ул бервакытта да кимемәячәк. Бигрәк тә балачакта күренә башлый ул. Маньяклар да бит башта «эшләрен» хайваннардан башлый. Шуңа да тирә ягыгыздагы бала-чагага игътибар итегез. Бәлки, яныгызда чын-чынлап җинаятьче үсеп киләдер?!
Йолдыз Шакирова,
КФУ студенты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: