Яшел Үзән

Тәрәзәдән сикергән

Яшел Үзән психоневрология диспансерында пенсионер үзе теләп якты дөнья белән хушлашкан дигән версия бар.

Алдан тикшерүләргә караганда, 63 яшьлек пенсионер башка пациентлар белән бергә иртәнге ашка ашханәгә юнәлгән. Әмма, юлда качып калып, бишенче катка менгән һәм җиһазлар бүлмәсендә тәрәзәне ачкан һәм аска сикергән. Җирдән аны үле килеш табып алганнар. Һәлак булучы бу интернатта берничә ел яшәгән, 2009 елда бер тапкыр качарга маташып караган булган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: