Яшел Үзән

Тропик кандалалар Россияне камап ала

Россия территориясендә гадәти агулау чараларына каршы торучы, тотрыклы һәм шул ук вакытта киң таралучан кандалаларның пәйда булуы теркәлгән.

Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, бу тропик кандалалар (Cimex hemipterus), соңгы еллар дәвамында шактый киң тарала. Бу бөҗәкләр кайбер куркыныч авыруларны, шул исәптән В гепатитын да күчереп йөртергә сәләтле. 
Деинфектология буенча белгеч Светлана Рославцева сүзләренчә, Канада медицина учреждениеләрендә хастаханәдә кандалалар барлыкка килүе һәм авыруларның алардан чир йоктыру буенча турыдан-туры бәйләнеш бар. 
Бу төр бөҗәкләрне юкка чыгарып була, әмма алар яңа көрәш чараларына каршы тотрыклы булулары белән көчле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 13 февраль 2020 - 10:12
    Без имени
    Да понравилас по татарски
  • 13 февраль 2020 - 10:10
    Без имени
    Телне бозмаг