Яшел Үзән

Төркия компаниясе Яшел Үзәндә он җитештерә башлый

Төркия компаниясе җитәкчесе Яшел Үзән районындагы он җитештерү заводын төзергә теләгән мәйданчыкны карады.

Agropro Makine Gıda İnşat San. ve Dış Tic компаниясе («Агропро») җитәкчесе Мостафа Озкылыч Зөя мультимодаль логистика үзәгендә булды. Нәкъ менә бу территорияне Төркия инвесторлары тәүлегенә 125 тоннага кадәр он җитештерү мәйданчыгы итеп карый. Проектны узган елның маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Истанбулга эш визиты вакытында тәкъдим иттеләр. Фабриканы быелның көзендә эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: