Яшел Үзән

Тәрбияне гаиләдән башларга

Яшел Үзәндә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау муниципаль комиссияләренең рәисләре һәм сәркатибпләренең зонаара пленар утырышы булып, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР Министрлар Кабинетының шул комиссиясе рәисе Равил Моратов алып барды. Җыелучыларны район башлыгы Сергей Батин сәламләде. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Р.Моратов быел Тәтеш районында күп балалы гаилә белән чыккан низаг...

Яшел Үзәндә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау муниципаль комиссияләренең рәисләре һәм сәркатибпләренең зонаара пленар утырышы булып, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР Министрлар Кабинетының шул комиссиясе рәисе Равил Моратов алып барды. Җыелучыларны район башлыгы Сергей Батин сәламләде.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Р.Моратов быел Тәтеш районында күп балалы гаилә белән чыккан низаг балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссияләрнең эшен бөтенләй башкача алып барырга, күп баласы булган гаиләләргә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәклеген әйтеп узды. Ни кызганыч, андый фактлар бердәнбер түгел. Әмма бер очрактан икенче очракка кадәр эшләп түгел, ә ятим балалар санын арттырмас өчен даими рәвештә профилактика эшләре алып барырга кирәк. Хөкемгә тартылган яшүсмерләрне социаль тернәкләндерү мәсьәләсе дә әлегә бик йомшак хәл ителә. Бу очрашу һәм фикер алышу көн үзәгендә торган проблемаларны хәл итәргә булышмый калмас.
Республиканың балалар хокукларын яклау уполномоченные Гүзәл Удачина сүзләренә караганда, республикада 2011 елда бер меңнән артык гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Шуңа күрә ятим балалар санын арттырмас өчен уңышсыз гаиләләр белән эшне көчәйтергә кирәк. Социаль приютка эләккән балалар белән, мәсәлән, эш азмы-күпме алып барылса да, гаиләләр белән - юк. Нәтиҗәсе билгеле. Бала кире гаиләсенә кайтарылып, тагын шул ук гамәлләр кабатланырга мөмкин. Хәзер федераль дәрәҗәдә «Ятимнәр өчен Россия» программасының проекты әзерләнә. Бу программа социаль ятимлеккә каршы көрәшкә юнәлтелә. Тагын бер кыен мәсьәлә - балалар арасында суицид - үз-үзенә кул салу очраклары арта. Бу очракларны ачыклау да бик катлаулы. Республикада 700ләп баланың мәктәптә бөтенләй укымавы билгеле факт. Шуларның 500дән артыгы сәламәт балалар булып исәпләнә.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев чыгышына караганда, кризис хәлендәге кешеләргә булыша ала торган ышаныч телефоннарын әллә ничә районга бер түгел, ә һәр районның үзендә булдырырга кирәк иде. Балалар ялын оештыруга игътибарны арттырган очракта күп кенә катлаулы очракларны хәл итү мөмкин булыр иде. Шуларны истә тотып, 2012 елда лагерьлар саны тагын да артачак. Ата-аналар лагерь юлламалары бәясенең 15 процентын гына түләячәк.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Василий Соколов белдерүенчә, 2012 елның 4 аенда гына да яшүсмерләр катнашында 400дән артык (былтыр 522 булган) җинаять кылынган инде. Җинаятьләр кимүгә таба барса да, кайбер районнарда ул, киресенчә. Әйтелгән саннар бик куркыта. Монда профилактика чараларын көчәйтергә кирәклеге көн кебек ачык. Дәүләт учреждениеләреннән, әйтик, балалар йортларыннан качып китү очраклары еш кабатлана, әйтик, менә шулай 54 бала качкан. Шуларның 28е эзләп табылган. Төнге чорда ялгызы гына йөргән балалар саны да кимеми, бу гамәлне тыя алырлык закон булса да. Димәк, бу юнәлештә дә эшне көчәйтергә кирәк булачак.
ТР Прокуратурасының яшүсмерләр һәм яшьләр турында законнар үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов китергән саннар да уйланырлык. Бу өлкәдә җинаятьчелекне киметү буенча әлегә системалылык юклык үзен нык сиздерә.
Яшел Үзәннең КДН рәисе Рәйсә Афанасьева безнең районда алып барылган профилактика эшләре белән уртаклашты. КДНда 167 бала һәм 174 уңышсыз гаилә исәптә тора. «Риск группасы»на кергән гаиләләр белән профилактика алып бару буенча «Родник» социаль ярдәм үзәгендә ведомствоара муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы төзелгән. Хәзерге вакытта гаилә һәм балага адреслы ярдәм итүдә социаль патронажлык перспективалы юнәлеш булуын күрсәткән. Нәтиҗәдә социаль куркыныч ситуациядә калган 94 гаилә исәптән төшерелгән. Мәгариф учреждениеләрендә оештырылган профилактика советлары, ата-аналар комитетлары, әтиләр советы эшенең дә файдасы сизелерлек. 2012 ел башында авыл җирлекләрендә дә советлар төзелү хокук бозуларны киметергә ярдәм итә башлаган. Болардан тыш, ведомствоара төнге рейдлар уздыру, «Форпост» яшьләр оешмасы эшләү дә үз нәтиҗәсен күрсәтә. Мәдәният-ял итү, өстәмә белем бирү һәм спорт учреждениеләре дә яшүсмерләрне тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Р.Моратов билгеләвенчә, КДН үз эшчәнлеген җәза бирүче буларак түгел, ә профилактика белән шөгыльләнүче орган буларак оештырырга бурычлы. Уңышсыз гаиләләрдән балаларны тартып алып балалар йортына билгеләгәнче, баштан ук кисәтү, тәрбияләү, профилактика, кыскасы, бу гаиләне саклап калу юнәлешендә мөмкин булган бөтен чараларны кулланырга кирәк булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: