Яшел Үзән

Тракторыннан армия генә аерды

Чыннан да, күп туганың булу – зур бәхет ул. Рәхәттә дә, кыенда да бергә җыеласың, киңәш итәсең дә, алдыңа килгән борчу-мәшәкатьләр җиңеләя, күп вакытта юкка чыга. Нигә юк өчен борчылдым, дип уйлыйсың. Кешегә бер юату, җылы сүз дә җан азыгы бит. Ходай сәламәт гомер генә бирсен, һәр кыеннан соң, рәхәт көн туа, болытлы, яңгырлы көннән соң дөньяны нурга күмеп кояш чыга.

Яныңда якын туганнарың, аларның җылы карашын, яратуын бернәрсә дә караңгылата, томалый алмый. Бер-беребезгә ярдәм итәрдәй, борчуны да, шатлыкны да бүлешердәй туганнарым булу белән бәхетле мин. Бигрәк тә туган нигеземнең буш булмавы, анда кече энемнең, гаиләсе яшәве белән бәхетлемен.
Без электән күп туганлы, зур гаилә булып яшәдек: бары бергә, югы уртак иде. әбиләрдән, әти-әниләрдән калганча, бүген дә бу нигездә авылда иң зур гаилә яши. Нигез саклаучы Зәбихулла энебез киң күңелле, шәфкатьле, сабыр кыз – Нуриягә өйләнде. Инде ике уллары да тормыш корып, балалар үстерә. Олы улы Казанда гаиләсе белән ике ул тәрбияли, һәр ялда кайтып булышып китәләр. Кече улыбыз да өйләнде, ике кыз үстерәләр. Әти-әниләре белән бергә яшиләр. Аларның матур тормышына без – туганнар сөенеп туя алмыйбыз. Кайтсак – урыныбыз түрдә, ачык йөз, тәмле ашлары белән каршы алалар. Киленнәребез кунакчыл, акыллы, сабыр, тәрбиялеләр, балалары да шундый. Миһербанлы кызлар үстергән кода-кодагыйларыбызга рәхмәтлебез. 
Язмамны Зәбихулла энемә багышлыйм әле. Ул кечкенәдән йорт җанлы булды, олыны олы, кечене кече итеп яшәде. Төп нигездә үскән бала буларак, ул әбиләрдән, әти-әниләрдән туган җанлылыкны, күп туганнарны якыннан белеп, аралашып үсте. Мәктәптә тәрбияле, яхшы укучы булып, соңрак авыл хуҗалыгы буенча хезмәт куйды. Һәрчак эшенә намус белән каручы, техниканы белүче, белемен яшьләргә бирүче булды.
15-16дан 60 яшенә кадәр бер туктаусыз алдынгы тракторчы-механизатор ул. Аны трактордан армия хезмәте белән Әфганстан гына аерып торды. Ә Әфган әти-әни һәм туганнарның йөрәген аз яраламады ул. Беренчедән, бу сугышка керү, хат-хәбәре килмәү. Бертуктаусыз телевизордан хәбәрләрне, андагы фаҗигаләрне тыңлау күпме йөрәкне газаплады. 6 ай үткәч, Албаба станциясенә берәү Ташкент поездыннан өчпочмаклы, таушалып беткән хат тапшырган иде. Ул хат өйгә килеп ирешкәч, исәнлеген белгәч – сөенүләр. (Тулырак газетабыздан укый аласыз).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 сентябрь 2019 - 21:45
    Без имени
    Кайсы авыл?