Яшел Үзән

ТР Премьер-министры Яшел Үзәндә яңа торак йортны файдаланылышка тапшыруда катнашты (фоторепортаж)

Чара "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" ААҖнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Яшел Үзәндә яңа торак йортныфайдаланылышка тапшыруга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" ААҖнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Анда РФ Оборона министрлыгы, Россия Хәрби диңгез флоты командованиесе, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" ААҖ һәм "Ак Барс" холдинг компаниясе вәкилләре катнашты.

Заводта эшләүчеләрнең торак шартларын яхшыртуда катнашу буенча социаль сәясәтне гамәлгә ашыру кысаларында йорт 2013 елның октябрендә төзелә башлаган. 5 подъездлы 10 катлы йорт - "Красный металлист" торак комплексының беренче чираты. Бу торак комплекс барлыгы 10 йорттан торачак дип планлаштырыла. Беренче йорттан ташламалы шартларда фатирларны " Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы" ААҖннән 70 тән артык гаилә алды.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков: "Республикада, Яшел Үзәндә мондый йортлар төзи ала торган предприятие пәйда булды. Бу предприятие, дөньяда иң яхшы корабльләр җитештерү, производствоны реконструкцияләүдән тыш, үз хезмәткәрләрен дә кайгырта, димәк, заводның иртәгәсе турында уйлый. Бу йортта яшәячәк кешеләрне чын күңелдән котлыйм", - диде.

Язма "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: