Яшел Үзән

ТР Икътисад министрлыгы ярдәм чаралары буенча эшмәкәрләр өчен белешмә чыгарды

Документ кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү чаралары буенча кирәкле бөтен мәгълүматны үз эченә ала һәм даими рәвештә тулыландырыла.

Татарстан эшмәкәрләре Covid-19 таралу шартларында МСБ субъектларына ярдәм итәргә тиешле федераль һәм республика чаралары исемлегендә тиз генә ориентлаша алачак. Аларга уңайлы булсын өчен, Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен актуаль мәгълүматны туплаган белешмә чыгарды.

Документта чаралардан файдалану, ярдәм алу механизмнары, барлык норматив һәм хокукый актларга һәм карарларга сылтамалар турында мәгълүмат бар. Документ даими рәвештә актуальләшә һәм тулылана.

Документның тулы версиясен сылтама буенча алырга мөмкин. Шулай ук, министрлык 8 (843) 524-90-90 номеры буенча кайнар линия оештырды, анда теләсә кайсы эшмәкәр, бизнеска ярдәм итү чаралары буенча, мәгълүмат алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: