Яшел Үзән

Төннән таңга чаклы

Әллә таңнан юлга чыгасы булганга, әллә кичтән караган фильмның йөрәккә үтеп кергән тәэсирләреннән, белмим, никтер озак йокыга китә алмый яттым.

Ә бәлки бу айлы төннең сихрилеге үзенә чакырганга йокы кермидер күзләремә. Тәрәзәдән моңа кадәр күренмәгән яктылык үзенә тарта кебек. Ирексездән, юл кирәк-яракларымны җыйнап куеп, яңадан җайлы аяк киемнәремне барлагач, тышка чыктым. Авыл өстендә анда-санда яктылык нуры бөркелеп, баганадагы утлар җемелди. Авыл тып-тын. Барсы да татлы йокыга талган, кешеләре дә, кош-кортлары да.

Соңга калып кайтучы егет-җилән дә юк ахры, бөтен авылга бер эт тавышы да юк бит. Тып-тын. Әзрәк суыткан. Эчпоштыргыч көзнең пычраклары туйдырган иде инде. Әкрен генә, салмак кына кар төшә. Төшә дә юеш җир куенында эри бара. Ә мин кар яуганга, төн караңгылыгын ертып ап-ак кар бөртекләренең битләремне иркәләвенә, быелгы беренче кар яуганны күрү бәхетенә ирешүемә сөенеп, дөньямны онытып тик торам. Ялан өс булсам да, туңдырмый, ниндидер сафлык, рәхәтлек биләп тора. бөтен дөньям – җаным, тәнем әйтеп бетермәслек рәхәтлеккә чумган. Беренче кар ява... Теләр – теләмәс өйгә кереп, урыныма яттым. Бер – ике сәгать әйләнә – тулгана йокысызлыктан иңрәгәннән соң юлга чыгарга булдым.

Бераз яктырган. Бөтен җир өсте яп – якты кар белән капланган. Болытларны аралап - аралап җирне күзәткәндәй ай күренгәли. Кичәге күзгә төртсәң күренмәс караңгы төннең әсәре дә юк бүгенге төндә. Тауга күтәрелгән саен авылым үзенең тулылыгын күбрәк күрсәтә сыман. Җиргә баскан саен аякларым йомшаклыкны тоя. Җир катмаган, ә кар аның юрганы. Мин шул йомшак юрган өстеннән тауга менәм. Мамык өстеннән бараммыни?!

Яшьнең олыгая баруы үзен сиздерә. Хәяттәйләр үрен (тау дип әйтергә күнегелгән) менгәндә тын кыса, аяк балтырлары арый. Тизрәк менеп җитеп иркен сулыш аласың да, тагын үз юлыңа китәсең. Ничәмә – ничә еллар шушы тауга мендем икән инде мин?! Һәр менүемдә дә менеп җиткәч, кире борылып үзебезнең өйгә, урамга карадым. Күзләрем үзебезнең якны иң беренче эзләп таба. Бүген дә нәкъ шулай. Борылып карадым да, тагын юлыма атладым.

Тауга менеп җиткәч сулышлар иркенәеп китә, атлыйсы җиңеләя. Һавасы сафрак, чистарак кебек. Тау кешеләре озак яшиләр дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Чыннан да биеклекнең шул 20-30 метры да сиздерә бит. Һавасы шифалырак. Уйларыма урала – урала авылның иң биек урыны – посадка башына менеп җиткәч, тагын авылга борылып карадым. Келәт яны утлары авылның бер ягын, ферма утлары авылның икенче ягын балкыталар. Ә авыл элеккечә тып – тын.

Анда – санда баганаларда ут җемелди.
Авыл йоклый. Ә мин аны күзәтәм.якын, кадерле булмасаң, бу кичерешләрем булыр иде микән. Бакырчым! Читтән килүчеләр сине үртәп: “бу Бакырчының чокырыннан башка ние бар инде?” – диләр. Ә миңа синең, Бакырчым, шул чокырлы булуың, чокыр буендагы әллә ничә яшьлек, бәлки бабамнар вакытында ук утыртылгандыр, өянкеләрең, топольләрең кадерле, якын. Шуларга яз җиткәч әллә кайлардан каргалар килеп оя кора, бала чыгара. Якын итмәсәләр, килерләр идеме икән? көз көне, китәр алдыннан, кат – кат Бакырчы өстеннән әйләнәләр. Нәкъ минем кебек, тагын бер генә карап алыйм инде шушы кадерле ояларыма, агачларыма диләрдер алар да. “Ние бар?” – дисез. Бар шул. Үзенә генә хас матурлыгы, тарту көче бар аның, Бакырчымның.

Байтак уйланып торганнан соң, юлымны дәвам итәм. Бүгенгә хуш, Бакырчы, синең борынгы бабаларыбыздан алган ызаның – чигеңне үтеп олы юлга, шоссега чыктым. Юл тип – тигез. Атлаган саен атлыйсы килә, һава иркен, кырда, юлда үзем хуҗа. Берүзем. Теләсәң кычкырып җырлап җибәр. Юк! шушы таңгы тынлыкны бозаммы соң?
Тирә – ягым, күз күреме җирне күзәтәм. Бу якларны куе урманлы булган, диләр. Хәзер коры булган Корканаш, Укшалар тулы сулы елга булган дип сөйлиләр. Шулайдыр, чөнки безнең якта авыллар шулай тыгыз урнашмаслар иде, җайсыз, яшәү өчен файдасыз урын булса. Күз күреме урын. Урман буе, Тигәш утлары, Яңа Өрәңгәр (Яңа Морат), Бүшәрмә башы, Ормар утлары, Акҗегет, Шулкан, Кәвәл, Юынчы, Иске Өрәңгәр (Иске Морат), Әрә, Күгеш, Айдар, Күгәй, Татар Исламы авылларының утлары күз алдымда җемелдиләр. Бу

 

авыллар шулкадәр тыгыз урнашканнар, җирләре аз, әмма тату яшәгәннәр, күрәсең. Туган ягым туфрагы уңдырышлы булганга, икмәге дә, башкасы да җиткәндер. Ызгышка урын булмагандыр. Һәр авылны бер – берсенә якын итәргә, аралашырга агач күперләре бар иде бит. Әтиләр, бабаларыбыз шул күперләрне саклаганнар, төзәткәннәр. Ат белән нинди юан имән баганалар өстерәтеп салганнар шул дуслык күперләрен. Шуларны уйлыйм, хәзерге техника заманында, бетон баганалар теләсә кая аунап ятканда, мондый күперләр инде юк, төзүче дә, кайгыртучы да юк. Бар белгәннәре – бульдозер белән җир этеп чокыр томалыйлар, юл салалар, янәсе, көчле яңгыр явып “юлларын” өзеп, туфрагын агызып китә. Тагын җир эттерәләр. Җирне елаталар, җәрәхәтлиләр. Иң уңдырышлы катламын агызалар. Их, туктатучы бер акыллы башлы җитәкче куйсалар! Күпер салу белән чишмә ачудан да саваплырак нинди гамәл бар икән җир кешесенә?!

Уйларымны бүлеп, тң тынлыгын бозып, Ормар станциясеннән үткән поездның тавышы ишетелде. Бакырчыда кемдер трактор кабызды ахры, тырылдаган тавыш ишетелде. Әтәч кычкырган, эт өргән тавышлар инде авылның уянуын аңлата иде. Күгеш юлыннан яктылык бөркеп бер машина чыкты. Мин тау төшәм. Түбәнгә төшкән саен һава икенчелрәк, күңелем төшенкерәк. Күрәсең, кеше өчен авыр булса да, тау менү, биеклеккә омтылу хастыр, кирәгрәктер, кызыклырактыр.

Менә Күгеш автобусы төшеп тә җитте. Безнең як шоферлары юлда ялгыз кешене калдырмыйлар. Мәрхәмәтле кешеләр яши безнең якта. Мине дә автобуска утырттылар. Рәхмәтемне әйттем дә, утырдым. Автобус таңгы уйларымны, хисләремне үзенә төяп, мине алардан аерып, алга, поездга ашыга иде.

Рәйханә Зәйнуллина, Ноябрь, 1992 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: