Яшел Үзән

Тәмәке ел да 5 миллион кешенең гомерен ала

Тартыргамы, әллә тартмаскамы? Җавапны һәркем үзе бирә 2013 елның 1 июненнән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны, тәмәкене рекламауланы һәм шулай ук балаларны шушы сәламәтлек өчен зыянлы эшкә җәлеп итүне тыйган закон гамәлгә керде. Яшел Үзәндә әлеге закон нигезендә нинди чаралар күрелә? Язмабыз шул хакта. Тәмәке тартуга каршы көрәш этаплап алып барылачак....

Тартыргамы, әллә тартмаскамы?
Җавапны һәркем үзе бирә
2013 елның 1 июненнән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны, тәмәкене рекламауланы һәм шулай ук балаларны шушы сәламәтлек өчен зыянлы эшкә җәлеп итүне тыйган закон гамәлгә керде. Яшел Үзәндә әлеге закон нигезендә нинди чаралар күрелә? Язмабыз шул хакта.
Тәмәке тартуга каршы көрәш этаплап алып барылачак. Чираттагы закон 2014 елда гамәлгә кертеләчәк. Хәзергесе буенча җәмәгать урыннарында, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәни, спорт учреждениеләрендә, җәмәгать транспортында, вокзалларда һәм барлык дәүләт органнарында тәмәке тартырга ярамый. Подъездда тәмәке тартучыларга, күрше-күләнгә ошамаса, 1500 сум күләмендә штраф салына ала. Закон яшүсмерләргә тәмәке сатучыларга да катгый.

Тарихы
Европага табакны XVI гасырда Христофор Колумб алып кайткан. Америка утрауларының берсендә Колумб һәм аның сәяхәтче иптәшләре яшәүчеләрнең ниндидер үсемлек яфракларыннан озын трубка ясап, шуны тартуларын һәм төтенен борыннарыннан чыгаруын күрәләр. Бу үләнне алар «табако» дип атаган.
Табак Европада XVI гасырда тарала. Жан Нико (әмир, дәвалаучы, ботаник) Екатерина Медичига табакны мигреньнән дәва буларак бүләк итә. Менә шуннан ул модага керә башлый. Соңрак табак төтененең агуын никотин дип атыйлар.
XVI гасыр ахырында Англия сәүдәгәрләре табакны Россиягә китерә. Әмма ул башта кызыксыну уятмый, чөнки саксызлык нәтиҗәсендә Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә янгыннар еш чыга. Патша Михаил Федорович тәмәке тартуны тыю гына түгел, ә төрле җәзалар куллануны да кертә: тәмәке тартучыларны Себергә сөрәләр, чиркәүдән куалар һәм башкалар.
XVII гасыр ахырында - XVIII гасыр башында табак тартуга каршы чаралар йомшара башлый, чөнки Петр I үзе бу гадәтнең колына әйләнә. Нәтиҗәдә ул законнарны йомшартып, табакны чит илдән кайтартырга рөхсәт бирә.
«Табак» сүзе Табако провинциясендә үстерелгән үлән исеменнән алынган.

Аяныч статистика
Тәмәке тартучы көненә тәмәке төтенен уртача 200 тапкыр суыра. 4000 химик кушылмадан торган һәм шуларның 30ы агулы булган 200 йотым ул. Аммиак, ацетон, бензол, метанол, пестицидлар, полоний, сероводород, синиль кислотасы, углекислый газ, формальдегид һәм шуларга өстәп яман шешләрне әйбәт үстерә торган ашламалар: бензпирен һәм дибензпирен. Әмма исемлек моның белән генә тәмамланмый әле. Кыскасы, тәмәкене бер суырып син химик завод торбасына башыңны тыгып алган кебек буласың.
Никотин канга тиз сеңә. Бәйлелек 60 сигареттан соң барлыкка килә. Дөньяда тәмәке аркасында ел саен 5 миллионга якын кешенең гомере өзелә. Икътисади югалтулар елына 200 млрд доллар тәшкил итә.

Тәмәке китереп чыгара торган авырулар
- Организмда тәмәкегә бирешми торган бер генә орган да юк, - дип сөйли Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов. - 25 ел стажлы тәмәке тартучының үпкәсе Чернобыль АЭСы авариясе ликвидаторыныкыннан ким түгел. Тәмәке тартучылар үпкә туберкулезы белән - 19, үпкә рагы белән 22 тапкыр ешрак авырый. 15 яшьтә тәмәке тарта башлаганнарның үпкә рагыннан үлем куркынычы 25 яшьтән соң тарта башлаучыларга караганда 3 тапкыр арта. Тәмәке тартучыларның 50 проценты үпкә рагыннан, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары органнары авыруыннан үлә. Тәмәке кан тамырларының кысылуына китереп, эчке органнарның кан белән тәэмин ителешен начарайта, шул сәбәпле ашказаны-эчәк органнары зарарланып, язвалар барлыкка килә.
Никотинның аз гына дозасы да башта баш миенең эшчәнлеген көчәйтә, аннан соң, киресенчә, киметә. Нәтиҗәдә баш мие арый, үзенә өстәмә допинг таләп итә һәм кеше тагын тәмәке тартырга мәҗбүр була. Шулай итеп, тәмәкегә бәйлелек барлыкка килә.
- Микроинсульт - баш миендәге нечкә кан тамырларының шартлавы ул , - дип аңлата баш табиб. - Тәмәке тартучыларда ул ике тапкыр ешрак очрый. Андый инсульт кешенең аң дәрәҗәсендә кире чагылыш таба һәм тагын да авыррак инсультка юл ачыла. Әгәр йөкле хатын тәмәке тартса, агулы матдәләр карындагы балага күчә, аңа кислород җитми. Бала канындагы ис газы концентрациясе ананыкына караганда ике тапкыр күбрәк була. Әгәр булачак ана көнгә 20 сигарет тартса, карындагы бала 38 сигарет күләмендә никотин ала. Шуңа күрә андый балалар тугач башта никотин җитмәүдән интегә, елак, нервлары киеренке хәлдә була.
Мәктәпләрдә уздырылган соңгы тикшерүләргә караганда, 15-17 яшьлек малай һәм кызларның 67,7 процентының тәмәке тартуы билгеле.
Һөнәри училищеларда укучыларның 75 процентын яшүсмер малайлар, 64ен кызлар тәшкил итеп, һәр унынчысында тәмәкегә бәйлелек булуы да факт.

Әмер бар, нәтиҗә кирәк
Яшел Үзән дәваханәләрендә тәмәке тарту тыелу турында әмер чыгарылган. Шуңа күрә һәр пациент хәзер дәваханәгә кергәндә «тартмыйм» дип килешүгә кул куя. Поликлиникаларда тәмәке тартучылар ачыкланып, алар медицина профилактикасы үзәгендә ачылачак махсус кабинетларга җибәреләчәк. Халык арасында тәмәкенең зыяны турында аңлату эшләре алып барылачак.

Әгәр тартуны ташласаң,
1 сәгатьтән соң: кан басымы нормальләшә, пульс әйбәтләнә, уч төпләре һәм табан асты температурасы үз хәленә кайта.
8-24 сәгатьтән соң: канда кислород нормаль хәлгә килә, инфаркт булу ихтималы кими.
48 сәгатьтән соң: йөрү җиңеләя, тәм һәм ис сизү яхшыра.
3 айдан соң: гомуми кан әйләнеше, үпкәләрнең эшчәнлеге 20-30 процентка әйбәтләнә, җенси активлык көчәя.
9 айдан соң: тиз арытмый, үпкәләр эшчәнлеге сизелерлек яхшырып, организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгы арта.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: