Яшел Үзән

«Тәмам үзәккә үтте кире хайван»

Балачак хатирәләре... Һәркем дә искә төшерергә ярата үзенең үскән елларын. Озын-озын балачакның күңелле мизгелләре бихисап. Ә менә үсмер чаклары 1941-45 еллардагы сугыш вакытына туры килгәннәрнең хатирәләре, мөгаен, бер төрлерәктер. Авыр хезмәттә үтә аларның балачаклары. Хәлим абый Хәйбуллин да кечкенәдән колхозда сугышка киткән олылар урынында эшли башлый. Мулла Иле авылында туып...

Балачак хатирәләре... Һәркем дә искә төшерергә ярата үзенең үскән елларын. Озын-озын балачакның күңелле мизгелләре бихисап. Ә менә үсмер чаклары 1941-45 еллардагы сугыш вакытына туры килгәннәрнең хатирәләре, мөгаен, бер төрлерәктер. Авыр хезмәттә үтә аларның балачаклары. Хәлим абый Хәйбуллин да кечкенәдән колхозда сугышка киткән олылар урынында эшли башлый. Мулла Иле авылында туып үсә ул.
Хәлим абыйны мин, дөресен генә әйткәндә, беренче тапкыр күрешкәндә, кайгы-хәсрәтләр кичермичә җитеш тормышта яшәүче кешегә охшаттым. Яшәеше белән кәнагать, ачык-күңелле кеше. Ныклап танышкач ачылды ул. Уңган кызы һәм улы белән горурлана ата кеше. Кызы компьютерга программа төзүче бик оста белгеч икән. Хәтта, Казандагы ике заводка хезмәт күрсәтә белемле кыз. Малае да бик булган Хәлим абыйның. Эшләп үзенә фатир сатып алган, аның белән генә канәгатьләнмичә, инде менә аерым йорт та төзеп бетереп килә ди. Оста куллы улының уңышлары аеруча шатландыра аны. Өй туен әнисе генә күрә алмый. Һич көтмәгәндә инсульт дигән зәхмәт аяктан ега Саимә апаны һәм ул шуннан аңына килә алмыйча бакыйлыкка күчә. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең.
- Саимәнең дә балачагы җиңелләрдән булмаган. Кечкенә балага сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күрергә дә туры килә. Донбассныкы ул. Немецлар басып алгач үлем белән яшәү арасында калалар. 1944 елның яз башында фашистлар балаларны җыеп, диңгез портына таба куа башлыйлар. Германиягә алып китмәкче булалар. Өстенә юка күлмәк кигән, ялан­аяклы нарасый исән дә калмаган булыр иде, әгәр безнекеләр аларны вакытында азат итмәгән булсалар... Сугыштан соң әтиләре бөтен гаиләсен Татарс­танга күчерә, - дип сөйләп алды Хәлим абый мәрхүм җәмәгатенең язмышын.
Үзенең балачагын бәян итәргә керешкәч, беренче итеп, үгезне исенә төшерде Хәлим абый.
- Колхозда атлар калмагач, үгез җигәргә туры килде. Минем ише малайлар тота иде йөгәнне. Ә ул мәлгуньне тыңлатам димә инде. Кигәвен тешләсә дә, котырынып китә ул. Елга яки күлне күрсә бетте инде, һич кенә дә чыгарып булмый аны судан. Күп елатты ул безне. Тәмам үзәккә үтте кире хайван...
Колхоз эшенә 1942 елда керешә яшүсмер Хәйбуллин. Печән әзерләү, урып-җыю, басуларда башак җыю, мал карау... Колхоздагы бар эшкә дә җигәләр аның яшендәге малайларны. Хезмәт өчен түләү юк диярлек. Ә өйдә берсеннән-берсе кечерәк энеләре һәм сеңелләре көтә.
- Әти белән абыйны 41нче елда ук сугышка алдылар. Алар әйләнеп кайтмады. Әни алты бала белән калды. Иң олысы мин идем...
Авыл кешесенең күбесе шундый авыр хәлдә кала: өй тулы бала-чага, аларга җитеш тормыш корырга тиешле ир-атлар - сугышта... Балаларын исән-сау үстерер өчен көн-төн җир тырнап тырышырга туры килә халыкка.
Мин Хәлим абыйдан үзләренең тормышы турында сөйләвен үтендем.
- ...Без чувашларга печән алып барып сата идек. Ковали авылында олы базар җыела иде, шунда хәтле печән төялгән арбаны өстерибез. Авыр арбаны тартып тау менгәндә иза чигүләр бүгенгедәй хәтердә әле. Яз җиткәндә бәрәңге базының төбе күренә башлый, чувашлар исә кырыгар сотый бәрәңге утырталар иде. Ә Мулла Иленең болыны күп. Печәнне колхозга чапкач, икенче тапкырын чабарга безгә рөхсәт итәләр. Шунда хәлеңнән килгәнчә җыеп каласың инде. Яз көне эшләр кимегәч чуваш бәрәңгесенә алыштырып кайтабыз шуны. Җәен кечерәкләргә дә эш бар: җиләк-җимеш, бөрлегән һәм гөлҗимеш җыя алар, ә без олыраклар тирес басып мичкә ягулык әзерлибез. Кышын да эш кимеми: әрәмәлектә тал чабабыз. Утынга дип. Чи тал янмый интектерә әле, җылысы да ташка үлчим генә, пыскый-пыскый өйнең түшәмен чылатып бетерә иде. Әмма башка утынны чана белән генә алып кайтып булмый шул. Суык җелеккә үтә иде. Өйдә дә, эштә дә, мәктәптә дә туңа идек. Рәтле өс киемнәре беркемдә дә күренмәде, аяктагы чабата да тиз туза. Яңа чабата ясатыйм дисәң, кешесе юк: осталарны сугышка алып бетерделәр. Булганын сипләп, тышыннан хайван тиресен тегеп куя идек. Барына да кулыбыздан килгәнчә тырыштык инде. Хәзерге заманда әйтүе дә уңайсыз: шырпы, сабын, тоз кебек иң кирәкле әйберләр дә җитми иде бит. Кышкы суыкта иртән иртүк урамга чыгып баса идек - кем морҗасыннан төтен чыгар микән дип күзәтәбез. Төтен күрүгә чиләк белән соскы тотып шул йортка күмер алырга чабабыз... Авыр булды ул еллар. Әле бит салым түләтеп кешенең үзәгенә үтәләр иде. Безнең әти белән абый сугышта булгач, анысы белән тинтерәтмиләр иде әле. Ә сугыш беткәч ул ташлама да бетерелде. Ил күргәнне без дә күрдек. Һәр гаилә 40 кило ит, 3 центнер бәрәңге, 100 данә күкәй һәм йон (күпме кадак икәнлеген оныттым) тапшырырга тиеш иде. Хәтта, сарык сөте җыюларын да хәтерлим мин...
Хәлим абый балачагын исенә төшереп менә шуларны бәян итте. Юклык аяктан ега диләр, әмма Хәйбуллиннар ачлы-туклы елларны исән-имин ерып чыгалар. Әлбәттә, энеләрен һәм сеңелләрен аякка бастыруда Хәлим абый ифрат зур тырышлык куя.
Безнең ил тарихында гаҗәп хәлләр ишле инде ул. Илне туйдырган авыл халкының ачлы-тук­лы яшәвенә аптырамаслык­мыни?! Шулай да мин, сугыш чорында үскән әңгәмәдәшемнән күңелле ядкарьләре булу-булмавы турында да сорадым.
- Җәен җиләк өлгергән чак­лар күз алдында тора. Җиләкле аланда тәгәри-тәгәри туйганчы җиләк ашап ала идек бит. 1945 елның 9 май көнендә дә шатлануыбыз истә калган. Мин сугыш беткәч, Яшел Үзәнгә ремесленное училищега укырга килдем. Менә шунда, ниһаять, беренче тапкыр ипи ашау бәхете тәтеде миңа, - дип исенә төшерде Хәлим абый.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: