Яшел Үзән

Түләмәсәң түләттерәләр

1 апрельдә суд приставлары белән берлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафлары 30 мең сумнан артып киткән бурычлыларның фатирларына рейд ясады. Бурыч кайтартуның иң эффектив ысулы булып бурычлының мөлкәтен тартып алу булып тора.

"Ауди А6" автомобилен йөртүче 27 яшьлек яшел үзәнле машинасын исерек килеш йөрткән өчен салынган 30 мең сум штрафын 2015 елның июненнән бирле түләмәгән. Аңа арест салганнар. Машинага арест салынгач та бурычлының туганнары бурычның яртысын шунда ук түләгән.

Яшел Үзәндә 372 кешенең юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен 30 меңнән һәм аннан артык суммада түләнмәгән штрафы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: