Яшел Үзән

Әткәйләр сагындыра...

Безнең балачак сугыштан соңгы елларга туры килде. Ул заманда тормыш күпкә катлаулы иде. Әмма ни гаҗәп, без ул елларның авырлыгын сизмәдек, шулай тиеш дип кабул иттек.

Халык дус яшәде: бары бергә, югы уртак булды. Иң мөһиме - канкойгыч сугыш тынган иде. Сугыш дәһшәтен үтеп, илгә исән-имин кайткан егетләр - әти булып, тылдагы авыр хезмәтне җигелеп тарткан кызлар - әни булып, илгә-көнгә бик күп балалар бүләк иттеләр. Авырлыкның газабын күп татыгангадыр, алар тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәделәр: күрше хакын аклап, туганлыкны саклап һәм шул күркәм сыйфатларны безнең күңелләргә салырга тырышып гомер кичерделәр.
Ул көннәрдән бирле бик күп сулар акты. Яшь буынга сугыш китергән афәтләр һәм совет солдатының сугыштагы батырлыгы хакында сөйләгән мөхтәрәм ветераннарыбызның саны көннән-көн кими барды. Без, сугыштан соң туган балалар, шул дәвамлы процессның шаһитлары булдык... Инде бүген илгә җиңү алып кайткан ветераннарның бармак белән санарлык кына калуы, күңелгә ниндидер шомлы бушлык өсти.
Сугыш әчесен татыган кешелек дөньясы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнгән чакта, күңел еш кына балачакка әйләнеп кайта. Кылт итеп, күз алдына ветеран әтиемнең яшь чагы килеп баса: озын буйлы, кара бөдрә чәчле, сизелер-сизелмәс кенә уң аягына аксап йөри... Монысы инде, Сталинград өчен барган канкойгыч сугыш истәлеге.

«САБАК АБЫЙ»
Без ишле гаиләдә тәрбияләнеп үстек. Хәер, ул заманда бөтен гаиләләр дә ишле иде, бугай. Әтиебез - Сафин Сәлим Әхмәдулла улы, Курск дугасы һәм Сталинград фронтларын кичкән, сугыштагы батырлыгы өчен «Дан» ордены, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнгән Ватан сугышы ветераны иде. Мактанып әйтү булмас, ул, чын мәгънәдә, бик күпләр өчен үрнәк шәхес булды: туган җанлы, күршеләргә ярдәмчел, олыларга ихтирамлы, кечеләргә кечелекле, җыйнап әйтсәк, бөтен матур сыйфатларны үзенә туплаган табигать баласы иде ул. Аны якыннан белүчеләргә ул һәрвакыт «Сабак абый» булып калды, киңәш кирәксә, киңәшен бирде, ярдәмгә мохтаҗга кулыннан килгәнчә ярдәмен кызганмады.

Гармун - гомерлек юлдашы
Без, җиде бала, барыбыз да балалар бакчасы аша уздык. Әтиебез өчен горурлык хисен мин тәүге тапкыр балалар бакчасына йөргәндә кичергәнмендер, мөгаен. Ул бик матур итеп тальянда уйный иде. Билгеле ки, ул заманда, балалар бакчасында музыкант ставкасы юк. Шуңа да, бакчада уздырылган бәйрәм чаралары безнең әткәйдән башка узмый иде. Сабый өчен шуннан да зур шатлык була димени?! Бөтен кеше аның килүен көтә, ул тальянын күтәреп килеп җитү белән бәйрәм башлана. Әткәй төрле милләт халыкларының бию көйләрен оста итеп уйный, без шатлана-шатлана биибез. Һәр бәйрәм алдыннан тәрбияче апаларның өйгә килүе, бәйрәм датасы хакында аның белән киңәшүләре хәтергә тирән уелып калган. Балалар бакчасында уздырылган бәйрәм олылар өчен дә бәйрәмгә әверелә. Әткәй җыр­га сәләте булган апаларның репертуарын яхшы белә, аларны да җырлата һәм матур сүзләре белән күңелләрен күтәрә. Без үсеп таралышканчы, үзебезнең урам балалары өчен өйдә дә Яңа ел бәйрәмнәрен оештыра иде ул. Миңа калса, бу эшләрне ул кемдер сораганга түгел, ә үзенең нечкә күңеле кушканга эшли иде булса кирәк.

Фирдәүсә Кәримова.

Мулла Иле

Язманың тулырак вариантын газетаның 29нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: