Яшел Үзән

Тиздән фонтаннар эшли башлый

Яшел Үзәндә 1 майдан фонтаннар эшли башлый.

Исегезгә төшерәбез: Яз һәм хезмәт бәйрәмендә һәр фонтан янында 11 сәгатьтә «Фонтан тамчылары» дип исемләнгән күңел ачу концерт программасы башлана.

Шулай да җәен фонтаннар, зур булмаган ремонт эшләренә тукталу сәбәпле, ябылып торачак. Фонтаннарның «җәйге ял» вакыты озын түгел. Ә иң масштаблы эшләр “Халыклар дуслыгы” фонтанында узачак. Биредә торбалар алышына, тротуарга плитә җәеләчәк, яңа утлар урнаштырылачак, дип хәбәр итә Яшел Үзәннең ТКХ департаменты. Бу эшләр 5 июльгә тәмамланырга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: