Яшел Үзән

Тикшеренгән – авырмас

Без хәзер шундый заманда яшибез, ультратавыш дулкыны аша кыска гына вакыт эчендә дә бөтен органнарны тикшертеп була. Белгәнебезчә, авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк һәм арзанрак. Ә инде авырмас өчен шушы заманча тикшеренүләрне узып тору зарур. Район үзәк дәваханәсенең яңа терапия корпусы бинасында ультразвук диагностикасы һәм эндоскопия бүлеге соңгы елларда киңәеп,...

Без хәзер шундый заманда яшибез, ультратавыш дулкыны аша кыска гына вакыт эчендә дә бөтен органнарны тикшертеп була. Белгәнебезчә, авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк һәм арзанрак. Ә инде авырмас өчен шушы заманча тикшеренүләрне узып тору зарур. Район үзәк дәваханәсенең яңа терапия корпусы бинасында ультразвук диагностикасы һәм эндоскопия бүлеге соңгы елларда киңәеп, заманча медицина аппаратлары белән җиһазланып, матураеп китте.
Монда хәзер күп органнарга УЗИ ясатырга, эндоскоп кебек аппарат белән ашказаны-эчәк органнарын, тын юлларын (ФГДС, колоноскопия, бронхоскопия) энәсеннән җебенә кадәр тикшертергә дә була. Бу бүлеккә нигез салучы, алай гына түгел, безнең районда беренчеләрдән булып УЗИ аппараты белән авыруларны тикшерә башлаган, заман диагностикасы өлкәсендә шактый гына тәҗрибә туплаган бүлек мөдире Равил Гыймадиев (рәсемдә) белән сөйләшәбез.
-Чынлап та аппаратларыбыз өр-яңа, иң танылган дөньякүләм җитештерүчеләрнеке булып санала. Җиһазланыш әйбәт булган саен, диагностикалау да төгәлрәк була бара. ФГДС ясаганда ашказаны бүлеп чыгарган сыеклыкның кислоталылыгын билгеләргә, ашказанын «кимерә» торган бактерияләрнең барлыгын-юклыгын ачыкларга, шикле урыннардан анализга материал алып, микроскоп аша тикшерергә, шулай ук ашказаны-эчәк органнарындагы полипларны махсус инструментлар белән зур операцияләрсез кисеп алырга була. Гомумән, аппаратларның сыйфатын элеккегеләре белән чагыштыра торган түгел. Без моңа бик шат, чөнки кешеләргә уңайлы хезмәт күрсәтелә. Табиб буларак шуны әйтәм: бер җирем авыртмый әле, дип йөрмәскә, ә елга бер тапкыр килеп тикшеренеп торырга кирәк. Башта бернинди сигнал бирмәгән яман шеш авырулары бары шулай ачыклана. Ә иртә срокта ачыкланган авыруны дәвалау җиңел. Мисал өчен Японияне алыйк. Анда 40 яшьтән узган һәркем тикшеренеп торырга тиеш. Бу илдә шулай куелган. Шуңа күрә анда озын гомерле кешеләр башка илләр белән чагыштырганда күбрәк. Ә бездә, киресенчә, авыруы азган кешеләр генә дәваханәгә килеп егыла. Үзеңне-үзең алдап йөрү кызганыч тәмамланырга мөмкин, - ди Равил Фәрит улы.
Ә бүлек мөдиренең үзенең район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятовка рәхмәте зур. Нинди сорау, проблема белән мөрәҗәгать итсәң дә аңлашу табасың, ди ул. Үзара аңлашу, ярдәм булмаса, диагностика бүлеге дә яңадан-яңа медицина аппаратлары белән тулыландырылып тормас иде. Ә бу бүлек хәзер күрше-тирәләр белән чагыштырганда алга киткән медицина учреждениеләренең берсе санала. Коллектив та сайлап алынган кебек тупланган. Эшләүче 6 табиб барысы да югары квалификацияле белгечләр. Белемнәрен дә алар Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләр базасында күтәрә. Квалификацияне даими күтәрүдән тыш, «дөнья тәрәзәсе» мөмкинлекләрен дә киң кулланалар: Интернет челтәре аша дистанцион укуларда катнашалар. Югарыда әйтелгән шәһәрләрдә оештырылучы диагностикага багышланган халыкара конференцияләрне дә калдырмаска тырыша бүлек мөдире, чөнки аларда чит ил белгечләре еш катнаша, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар. Медицина бик катлаулы өлкә. Шуңа күрә белем күтәрү монда иң зур таләп.
-Табибларга гына түгел, гомумән, бөтен һөнәр иясенә дә үз өлкәсендә эзләнергә, тик утырмаска кирәктер дип уйлыйм, - ди ул. - Шулай эшләгәндә генә үз эшеңнең чын остасына әйләнеп була. Без күргәзмәләрдә яисә конференцияләрдә күргән һәр яңалыкны үзләштерергә, кулланылышка кертергә тырышабыз.
Равил Гыймадиев бүлек мөдире буларак, коллективта эшләүчеләргә дә бик таләпчән. Театр кием элгечтән башланган кебек, монда тәртип ишек төбеннән үк башлана, бөтен җирдә үз куллары белән үстергән гөлләр куелган, стеналарга картиналар эленгән, хәтта аквариумнар да бар. Эре-эре балыклар йөзеп йөргән аквариумнарны аерым карап торучысы бардыр дисәк, ялгышабыз, Равил Фәрит улы аларны үзе дә карый икән. Махсус әзерләнгән азык белән сыйлыйлар икән бу балыкларны. Ягымлы шәфкать туташлары, грамоталы табиблары барысы бергә - һәр нәрсә бөтен нечкәлегенә кадәр уйланылган. Боларның һәркайсы аяк басып кергән авыру кеше өчен бик мөһим. Һәм бу «вак-төякләр» өстән кушып түгел, ә хезмәткәрләрнең үз теләге, эшкә мөнәсәбәте аша эшләнә. Өйдәгечә җылы караш һәм шартлар бу бүлекнең бер өлешенә әйләнә. Юкка гына стационардан килеп керүчеләр бүлекне шифаханәгә тиңләми инде.
-Аппаратлар яңа булу белән түгел, аларда эшли белүчеләр дә кирәк. Хезмәтенә җитди карый белүчеләр таләп ителә. Бездә тикшеренү узарга теләүчеләрнең күплегенә карап, без ышанычны аклыйбыз дип уйлым. Алдан язылып куючылар да күпме. Шәһәрдә һәр клиникада УЗИ тикшерүләре ясалса да, кешеләр күбрәк безнең бүлеккә килергә тырыша, безнең белгечләргә күбрәк ышаныч белдерә. Табиблар авыруларга безнең диагностика бүлегендә ясалган нәтиҗәгә нигезләнеп диагноз куя. Шуны әйтәсем килә, бервакытта да әле без ясаган нәтиҗә белән табиб куйган диагноз арасында аерма килеп чыкканы юк, - дип сүзен дәвам итә Р.Гыймадиев. -Күзәтүләргә караганда, безнең Яшел Үзәндә хатын-кызлар арасында калкансыман биз, күкрәк шешләре еш күзәтелә. Ашказаны һәм эчәк авырулары да соңгы урында түгел. Ир-атларда аденома еш очрый. Аны булдырмас өчен ир-атларга 40-45 яшьтән соң гел тикшеренеп торырга кирәк. ФГДС ясаганда ашказанында еш кына зарарлы бактерияләр булуы ачыклана. Дәваланмаганда, аларның җитди авырулар китереп чыгаруы ихтимал ( җәрәхәтләр, гастрит һәм яман шеш авырулары). Бу бактерияләрнең көнкүреш юлы белән кешеләрдән кешеләргә күчүе турында да белеп тору комачауламый.
Диагностика өлкәсендә аягында нык басып торган Равил Фәрит улы белгечлеге буенча хирург. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң аны Яшел Үзәнгә җибәргәннәр. Хирург буларак төп чыныгуны ул Яшел Үзәндә алган. УЗИ аппараты белән дә ул шәһәрдә беренчеләрдән булып эшли башлаучы табиб. Диагностика белән ныклап шөгыльләнә башласа да, хирургияне дә ташламаган, төннәрен стационарда дежур торган, операцияләр ясаган. Бер белгечлек икенчесенә комачауламый, киресенчә ярдәм генә итә. Соңгы елларда бу эштән читләшсә дә, төнге чорларда ашыгыч ярдәм кирәк булса, һаман чакыртып торалар аны. Равил Фәрит улы тормыш иптәше белән тату гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Дачалары бар, бакчада, бөтен кеше кебек, кыяр-помидорын, алма-чиясен үстерергә яраталар. Равил әфәнде күбрәк суда йөзүне үз итә, апрельдән октябрьгә кадәр күршедәге Мари Иленең чиста күлләренә йөри. Табигать һәм су үзенә күрә көч бирәдер аңа. Әмма табиб кешенең төп эше - кеше гомере сагында тору, авыруларга ярдәм итү. Һөнәри бәйрәмне дә алар аерым уңышлар белән эш урынында каршы алалар. Көндәлек мәшәкатьләр туып, авырулар ярдәм сорап килеп тора. Ә проблемасыз, дөнья күңелсез һәм алар иң суперклиникаларда да була. Тормыш шулай дәвам итә.
Әлфия Зыякаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: