Яшел Үзән

Әтием Галимулла...

Авылыма еш кайтам. Туган-үскән йортта әтием ялгызы гына яшәп ята. Биш баланы башлы-күзле итеп, аларның рәхәтен күреп, әни белән тыныч кына гомер кичерәсе иде дә бит!

Язмыш дигәнең без теләгәнчә генә түгел шул! Ялгызы яши диеп әйтү бик үк дөрес тә булмас. Атна ахыры җитүгә өере белән балалары, оныклары кайтып тула. Оныклары - җидәү, инде оныкчыклары да өчәү икән бит.
Кадерле әтиебез турында сөйләү бер дә юкка түгел. Җәйнең матур ямьле көннәренең берсендә туган ул. Күпме икән, азмы... аңа быел - 85 яшь! Кечкенә буе, җитез хәрәкәте, җор телле булуы һаман яшь чакларын хәтерләтә. Яшь чаклар... матур, рәхәт чаклар... Әтиемнең яшьлеге ачлык, юклык елларына туры килә. Мин аның белән бик еш кына сөйләшеп утырыр­га яратам. Үткәннәрен искә алып, артык ачылыплар китеп сөйләми ул. Алай да: «Әй-й-й кызым, утызынчы елгылар без авылда өчәү генә калдык инде: Госман Таһиров, Гомәр Әнвәров һәм мин. Китте яшьтиләр. Рәшит, Әгъзам, Равил... - берсе дә юк. Әгъзам Кәрә (безнең якларда шулай кушаматы белән атау гадәте бар) белән бер-ике ел мәктәптә бер парта артында утырдык, дуслыгыбыз бик озакка барды. Син дә хәтерлисеңдер әле аны», - диеп, туктап, уйланып ала. Әйе, минем дә хәтеремдә. Әгъзам абый гомерен Яшел Үзән каласында үткәрсә дә, без бала вакытларда, авылга кайткан саен, күчтәнәчләрен алып, килми калмый иде. Уйларыннан аерылып, тагын дәвам итә әтием: «Инде Әгъзам дус та күптән мәрхүм. Мәктәптә укыган елларда язар өчен дәфтәр юк, анысы булса - каләм..., ә аннан - карасы... әйтмим дә инде... Ә аның апасы шәһәрдә эшли, ул алып кайта, икебезгә дә җитә иде шул дәфтәр, каралар. Бик рәхмәтле мин аңа, гел ярдәмләшеп яшәдек Әгъзам дус белән».
Әтием Галимулла Гыйззәтуллин IV сыйныфта укыганда сугыш башлана. Әтисе Гыйният сугышның беренче көннәреннән үк солдатка алына. Шуннан кайтмый. Кабере дә, күмелгән урыны да билгесез, бары тик «...хәбәрсез югалды» дигән өчпочмаклы кәгазь кисәге генә килә. Әтисенең йөзен хәтерләми, күз алдыма озын гына, ябыграк гәүдәле кеше булып килеп баса, ди. «Әни белән, җитәкләшеп, сугышка китүчеләрне «Аерма капкасы»на кадәр озата баруымны беләм. Атларга төялеп, җырлый-җырлый, чыгып киттеләр. Бала-чага бит, сугышның шулай ачы, каһәр булуын, әтине башка беркайчан да күрмәячәгемне мин ул вакытта аңламаганмын», - дип искә ала әтием.

Роза Гыйззәтуллина-Хәмидуллина.
Мулла Иле

Язманың тулырак вариантын газетаның 50нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: