Яшел Үзән

Әти-әни – исән, бала – ятим

Яшел Үзән балалар йортында бүгенге көндә 45 бала тәрбияләнә, тик шуларның нибары 13е - тома ятим. Калганнарының әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм. Урал САЛАВАТОВ ҮЗ-ҮЗЕНӘ ЫШАНЫЧ ТӘРБИЯЛӘҮ 60 нарасыйга исәпләнгән балалар йортында тәрбияләнүчеләр саны даими үзгәреп тора һәм хәзерге вакытта анда 29 малай һәм 16 кыз тәрбия ала. Узган уку елында...


Яшел Үзән балалар йортында бүгенге көндә 45 бала тәрбияләнә, тик шуларның нибары 13е - тома ятим. Калганнарының әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм.

Урал САЛАВАТОВ

ҮЗ-ҮЗЕНӘ ЫШАНЫЧ ТӘРБИЯЛӘҮ
60 нарасыйга исәпләнгән балалар йортында тәрбияләнүчеләр саны даими үзгәреп тора һәм хәзерге вакытта анда 29 малай һәм 16 кыз тәрбия ала. Узган уку елында 5 яшькә кадәрге 8 сабыйны гаиләләр үзенә асрамага алып киткән.
- Хәзерге шартларда коллективның төп бурычы - балаларны хезмәткә өйрәтү, чөнки кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән балалар, эшне планлаштырырга һәм оештырырга өйрәнеп кенә калмыйча, кагыйдә буларак, аның нәтиҗәсен бәяләргә, эшне сыйфатлы итеп башкарырга омтыла,- дип сөйли балалар йорты директоры Сания Кисилева. - Тик хезмәткә мөнәсәбәт төрлечә. Берәүләр эшкә теләп өйрәнсә һәм төрле эштә теләп катнашса (нигездә, үзенә-үзе хезмәт күрсәтү, бакчада, кухняда эшләү, иптәшләренә булышу), икенчеләре катгый баш тарта эштән,чөнки эшне каян башларга да, ничек башкарып чыгарга да белми. Социаль яктан уңышсыз дип исәпләнгән гаиләдән килгән балалар, гомумән, эшләми дә, эшкә өйрәнергә теләми дә. Эшкә өйрәнгәне тормышта үз урынын, ышанычлы дус-ишләрен таба. Төрле-төрле эш башкарганда бер-берсе белән аралашырга өйрәнеп кенә калмыйча, үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт тә тәрбияләргә өйрәнәләр. Кеше холкындагы тыйнаклык, сабырлык, түземлек, үҗәтлек, ихласлык кебек сыйфатлар башкалар белән үзара аралашу барышында тәрбияләнә дә инде. Хезмәт күнекмәләренә өйрәнү кебек, буш вакытны оештыру да баланың һәм яшүсмернең үсешендә мөһим роль уйный. Буш вакытны вокал, хор, бию, ритмика, «До-ми-соль-ка», туризм, таныш булмаган урында ориентлашу, тауга менү, йөзү, футбол, хоккей, ОФП, сәламәтлек, «Хозяюшка», «Лепка», «Вышивка», «Вязание» кебек түгәрәкләрдә, «Улыбка», «Фантазия» театр студиясендә шөгыльләнеп үткәрергә мөмкин. Шул ук вакытта кайсыбер бала шәһәр китапханәләренә, Боз сараена, «Авангард» стадионына, «Маяк» спорт базасына теләп йөри. Бала үзендәге физик һәм рухи көчне тулы куәтенә файдалана алсын өчен, тәрбияче аңарда үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә тиеш.

БЕЛЕМ -
ТӨПСЕЗ ХӘЗИНӘ
«Мәгариф турында»гы закон нигезендә балалар йортында тәрбияләнүче һәр бала да белем алырга хаклы. Биредә тәрбияләнүчеләрнең 20се (!) 2нче махсус коррекция мәктәбендә (моннан 10 ел элек андыйлар саны нибары икәү булган), калган балалар 1, 4, 9, 10, 14нче мәктәпләрдә, берсе Казанның 4нче интернат-мәктәбендә белем ала, икесе өйдә укый. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең укуга маһирлыгы юк, алар, нигездә, «3»ле билгесенә укый һәм шул ук вакытта өлгереш узган уку елы белән чагыштырганда 2 процентка төшкән.

ГАИЛӘДӘ ТӘРБИЯЛӘНҮГӘ НИ ҖИТӘ
Баланы гаиләләргә тәрбиягә бирүгә булышу - иң төп бурычларның берсе санала балалар йортында. Соңыннан балалар йортына кире кайтару кебек төрле күңелсез хәлләрне кисәтү максатыннан, ике як та - бала да, яңа әти-әни дә берсен-берсе ихтирам итәрлек дустанә җылы мөнәсәбәт урнашырга тиеш гаиләдә. Бала бөтен җаны-тәне белән әти-әниле булырга омтылганда, олылар рәхәтләнеп сабый сөяргә теләгәндә бары да матур булырга тиеш кебек. Әмма тормышта без теләгәнчә генә түгел, чөнки балалар йортына сабыйлар тәртипсез начар гаиләдән килеп эләгә, шунлыктан аларның үсеше, башка балалар белән чагыштырганда, кайтыш. Әдәплелеккә, пөхтәлеккә, рәхмәтле булырга өйрәтмәгәнгә шулай килеп чыга ул.
Саннарга күз салсак, 2000-2012 елларда ата-ана назыннан мәхрүм калган 95 нарасый чит-ят гаиләләргә тәрбиягә бирелгән, 13е кире өенә әти-әнисе янына кайткан, 10сын уллыкка алганнар. Тик 4 сабыйның, тәрбиягә алган гаиләдә 5-6 ел матур гына яшәгәннән соң, кире балалар йортына кайтуы гына кызганыч.
тулырак варианты 62нче санда

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: