Яшел Үзән

ӘТИ

Бөек Ватан сугышының авырлыклары турында күп язылды. Хәер, аны язып бетерү мөмкин түгелдер. Бу авырлыклар бөтен кешегә - сугышчыларга да, тыл хезмәтчәннәренә дә, балаларга да, әсирләргә дә эләкте. Әсирләрне сугыш икешәр-өчәр тапкыр сынады. Суслонгер лагеренда, фашистларның үлем лагеренда һәм сугыштан соң үзебезнең совет концлагерьларында. Сталин чо­рында аларны кешегә дә санамадылар,...

Менә шундыйлар арасында минем әтием Кәлимулла Гыйльманов та бар. Бөек Ватан сугышы башланганчы гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Сугыш башлангач, әти-әни балалар белән Казанга кайта һәм оборона заводларының берсендә эшли башлый. Сугышка әтине 1942 елның март аенда алалар. Бәхетсезлегенә шунда ук Суслонгерга эләгә. Суслонгер лагереның нәрсә икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Анда өй айдан артык булганнан соң, бәхетенә (Суслонгердан сугышка китүне бәхет санаганнар) хәрәкәттәге армиягә җибәрәләр. 1942 елның сентябрендә Ленинград фронтына эләгә. Армия белән ул вакытта генерал-лейтенант Иван Федюнинский җитәкчелек иткән, ә әти эләккән дивизия белән генерал-майор Игнатий Краснов җитәкчелек иткән. Бу турыда язучы Чаковскийның 4 томлык «Блокада» китабында бик ачык язылган. Күп кеше бу китапны укыгандыр дип уйлыйм.

Беренче вакытта әтине «посыльный» (чыбыклы элемтә өзелгәч, яисә аннан сөйләшергә ярамаганда ротадан полкка пакет илтүче кеше) итеп куялар. Менә бервакыт әтине яшерен пакет илтергә җибәрәләр. Юлда ул немецларның «Ванюша» дип аталган алты стволлы миномет утына эләгә. Беркайда качарлык урын булмагач, ул элек шартлаган, яртылаш су белән тулган бомба чокырына башы белән чума. Менә шунда бер мина бу чокырга килеп төшә, әтинең бәхетенәме, шартламый калды, дип сөйли иде ул.
Ленинградта «Невский пятачок», «Невский плацдарм» дигән урынны күп кеше ишеткәндер. Бу Нева елгасының уң як ярына урнашкан, буе 2,5 км киңлеге 500 м чамасы булган җир участогы. Бу урын турында матбугатта болай дип язалар: бу җир бер метр тирәлектә кан-тимер кыйпылчыклары һәм кеше сөякләре белән сугарылган, чөнки монда уннарча мең совет солдатының каны коелган, аны блокаданы өзгәнче кулда тотып торганнар безнекеләр.
Менә шушы «пятачок»ны алыр өчен барган атакаларның берсендә безнең әти дә катнаша.
- Иң элек артиллерия һәм «Катюшалар» хәзерлеге булды. Анна соң немецлар уты астында Нева елгасын кичтек, - дип сөйли иде әти. Болар төялгән көймә теге як ярга чыгып җиткәндә генә якында гына мина шартлый. Шуннан соңгысын әти хәтерләми. Беренче тапкыр ике кулыннан ике немец солдаты арыш көлтәседәй үзен өстерәп барганда аңына килә. Икенче тапкыр - бер сарайда камчы белән кыйнап, чеп-чи канга баткач. Җитмәсә аркасында биш урында - мина кыйпылчыклары. Менә шуннан башлана инде дошманыңа да теләми торган әсирлек тормышы...
Күпмедер вакыт бу лагерьда тотканнан соң, аларны вагоннарга төяп, Көнбатыш Германиядәге лагерьларның берсенә алып китеп ябалар. Әсирләр тормышын тасвирлап тормыйм, аларны кинолардан карап беләбез. Сугыш ахырына таба икешәр кешене немец алпавытларына дуңгыз карарга алып бара башлыйлар.
- Менә шунда гына дуңгызларга ашата торган ризыкны ашап кына бераз хәл керде, - дип сөйли иде әтием. Шунда бер иптәше белән качарга тырышып карыйлар. Ике тапкыр. Тик икесендә дә эзләренә этләр бик тиз төшә. Бик каты кыйныйлар. Шушы хәлләрдән соң качарга түгел, ул турыда уйлый да алмыйлар. Исән каласына да өметләре көннән-көн сүрелә бара. Эшкә йөртүләр дә бетә. Көнчыгыштан - безнекеләр, көнбатыштан американнар һәм инглизләр һөҗүм итә. Сугышның ахыры якынлаша. Менә шушы вакытта әсирләрне Балтыйк диңгезе буендагы Киль дигән шәһәргә китерәләр һәм аларны партия-партия баржаларга төяп, Балтыйк диңгезенә алып кереп китеп, баржасы-ние белән батыра башлыйлар. Бәхеткә, безнекеләргә чират җиткәндә генә инглизләр лагерьга бәреп керә. Алар тоткыннарны үлемнән алып кала.
Аннары инде союзниклар лагере, фильтрация лагере, күп кенә сорау алулардан соң, әсирләрне безнекеләр карамагына тапшыралар.
Тагын сорау алулар, тикшерүләрдән соң, эшче батальон төзеп, вагоннарга төяп, СССРга кайтаралар. Дөресрәге, Грузиянең Телави шәһәрендә өч ел эшләткәннән соң, 1948 елда гына өйгә кайтырга рөхсәт бирәләр.
Сугыштан соң әти гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләде. Ул вакытта сугышта булганнарга хәзерге кебек өстенлекләр юк иде, бигрәк тә әсирдә булганнарга. Дөрес, сугышның истәлек­ле даталарына бирелә торган орден-медальләрне бирделәр, әмма хәзерге кебек хөрмәт әсирдә булмаганнарга да күрсәтелмәде.
Әти 76 яше тулырга бер атна калгач, үз аягында йөреп үлде, әни аннан соң бер ел яшәде. Урыннары оҗмахта булсын - бик әйбәт кешеләр иде. Бу язмам алар рухына дога булып ирешсен.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: