Яшел Үзән

Телләр белгән – илләр гизгән

С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә «Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешма директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Төп тема – укыту һәм тәрбиягә йогынты ясаучы мохит буларак, күп телле киңлек.
Шул уңайдан, гимназия директоры Гөлинә Саттарова белән әңгәмә корабыз.
– Хәзер күп телле мәктәпләр шактый төзелә, Яшел Үзәндә дә мондый мәктәпләр бармы, яисә, сезнең гимназия бу юнәлештә эшләүче бердәнбер белем учагымы?
– Бүгенге көндә уку йорты алдында төп бурыч – укучы мәктәпне тәмамлаганда бар яктан да камил, аңлы, белемле, олы тормышка ярак лы шәхес тәрбияләү. Ягьни, ул төрле ситуациягә бәйле рәвештә, бер телдән икенче телгә күчәргә әзер булырга тиеш. Безнең дәресләрдә, чараларда, нигездә, шул күзәтелә. Укучыларыбыз арасында төрле милләтле балалар бар. Әлеге нечкәлекләрне уйладык та. «Милли мәдәни үзәк» дип аталган проект әзерләдек. Аның нигезендә, нәкь менә мультилингваль укыту һәм тәрбия бирү ята да инде. Дәресләр искиткеч югары дәрәҗәдә алып барыла. Аваздаш тема астында, 3 тел буенча 3 фән укытучысы алып бара. Әгәр укытучы 3 телне камил белә икән, дәресне үзе укыта. Мондый укытучыларыбыз да бар. 
Без республика мәгарифне үстерү институты белән стажировка мәйданчыгы булып торабыз. Узган ел республика укытучылары да дәресләребезгә, дәрестән тыш чараларыбызга югары бәя бирде.Тәҗрибә уртаклашырга яңадан килергә теләкләрен белдерделәр. Быел инде директорлар шундый фикердә иде. Проект 2018 елда эшли башлады, аның җитәкчесе шәхсән үзем, фәнни җитәкчебез – Рәсимә Шәмсетдинова. 
– Күп кенә әти-әниләр кечке нәдән үк күп телләрне укытуга өйрәтүне баш катыру, дип саный. Сезнең фикерегез ничек бу уңайдан?
– Без мәгьлүмати технология заманында яшибез, мондый чорда күп тел белү бик кирәк. Интернет аша төрле олимпиада дисеңме, проект ларда, конференцияләрдә катнашу – болар барысы да балага киләчәктә кирәк.Чөнки камиллекнең чиге юк. Мин моны үземнән чыгып та әйтә алам. Шуңа үзлектән өйрәнергә туры килә. Балаларга шундый шартлар тудырылган икән, рәхәтләнеп укырга гына.
– Бу очрашудан соң киләчәктә нәрсәләрне үзгәртү күздә тотыла?
– Безнең мәктәптә өч тел өйрәнелә. Һәр бала беренче сыйныфтан алып берничә тел өйрәнә ( рус, татар, инглиз). 
Башлангыч классларда, күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышабыз. Ни өчен? Чөнки кече яшьтәге мәктәп балаларын уен белем алуга, укуга дәртләндерә, фән белән кызыксындыра, иҗади фикерләү сәләтен үстерә, аларны активлаштыра 
Дәресләрдә инновацион технологияләр куллануның нәтиҗәсе бәхәссез. Бары тик чамасын белеп, урынлы итеп файдаланырга кирәк. Яшь буын зиһенле, аңлы фикер йөртә белүче, җәмгыятькә файдалы шәхес булырга тиеш. Чөнки балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен зиһенле кешеләр, сәламәт балаларны тәрбияләү өчен белемле укытучылар кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: