Яшел Үзән

Телефоны «мобиль банк»ка тоташкан банк картасы җинаятьчеләр мишене ул

016 ел башыннан алып яшел үзәнлеләрнең банк карталарыннан бер миллион сумга якын акча урланган. Болар буенча эчке эшләр бүлегендә 23 җинаять эше кузгатылган. Шунысы үзенчәлекле: аларның күбесе телефоны «мобиль банк»ка тоташкан карталар аша кылына.

Банк карталарыннан урлаулар соңгы вакытта бик популярлашып китте. Җинаятьчеләр, гадәттә, бер схема буенча эш итә: алар башта корбаннарына карта блокировкаланган, банк белән элемтәгә керергә кирәк дип смс-хәбәр җибәрәләр. Кеше шул күрсәтелгән телефон буенча шалтыраткач, аңа, картадан блокировканы алу өчен, «мобиль банк»ның логин һәм паролен хәбәр итәргә кушалар. Алар әйткәннәрне үтәдеңме, акчасыз калдың дигән сүз. Гадәттә, ялганчылар кармагына Саклык банкы клиентлары эләгә.
Саклык банкының икътисади иминлек бүлегендә мошенниклар операцияләренә каршы көрәш секторы җитәкчесе Андрей Раков аңлатуынча, банк ягыннан бөтен төрле иминлек чаралары күрелсә дә, карта хуҗалары гадәти иминлек кагыйдәсен үтәмәсә, берни дә эшләп булмый. Шуңа күрә, әгәр дә билгесез затлар, телефон яисә Интернет аша үзләрен банк хезмәткәре дип атап, карта турында мәгълүмат сорыйлар икән, моңа ышанырга һәм аларның әйткәннәрен үтәргә ярамый. Банк хезмәткәре бервакытта да ПИН-кодны, пароль һәм логинны сорамый.
«Мобиль банк»ка тоташтырылган кәрәзле телефоннары вирус белән зарарланган карта хуҗалары акчаларын еш югалта. Зарарланган программа лицевой исәп-хисаптан акча күчү турында запросны зыян күрүченең абонент номерына җибәрә, ә аннан соң акча җинаятьче картасына күчә. Мондый хәл булмасын өчен телефонга вирус­ка каршы яхшы программа кертергә кирәк. Икенче варианты да бар: «Мобиль банк»лы симканы Интернетка тоташтырмаска кирәк. Әгәр дә «мобиль банк» хезмәтенә ихтыяҗ юк икән, аны тоташтырмавың хәерлерәк булыр.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетабызның 19нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: