Яшел Үзән

Телефон аферистларыннан сак булыгыз

Күптән түгел Яшел Үзәндә яшәүче ике хатынга туганнары исеменнән шикле шалтыратулар була.

Беренчесендә 52 яшьлек хатынга бер кыз елап: «Әни, авария чыгардым, җинаять җаваплылыгы яный, әмма тикшерүче миңа ярдәм итәргә әзер», - дип шалтырата. «Җәза» бирмәс өчен «тикшерүче» аңардан зур суммада акча күчерүне тәкъдим итә икән. Әмма хатын бу хәбәрдән шикләнеп, үзенең сорауларын бирә башлый. Мошенниклар җаваптан качу юлын тиз таба. Менә шуннан соң хатын кызына шалтыратып, аның эштә булуын һәм бернинди дә ДТП чыгармавын ачыклый. Икенчесе - 65 яшьлек хатынга мошенниклар оныгы дип шалтыратып, төнлә машина белән кеше бәрдерүен, моның өчен полиция хезмәткәренә 40 мең сум акча түләргә кирәклеген әйтә. Хатын оныгының машинасы юклыгын аңлаткач, мошенник аның дусты автомобилендә булуын әйтә. Хатын аның дустының ни исемле булуын сорагач, мошенник башына нинди исем килә, шуны атый. Әмма туры китерә алмый. Ә чынбарлыкта хатынның оныгы әле мәктәптә генә укый торган була.
Тагын бер ханым интернет-сайтка гаражын сату турында игълан куя. Үзен Оренбургтан дип шалтыратучы гаражны сатып алу өчен аның банк картасына залог күчереп игъланны сайттан алуны тәкъдим итә. Хатын Оренбург кешесеннән Яшел Үзәннән гараж ни өчен кирәк дип сорагач, тегесе әтисе өчен дип җавап кайтара.
Әлфия Зыякаева, Лилиана Куликова әзерләде.
Тулырак - газетаның 42нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: