Яшел Үзән

Телебез сакланырмы, акланырмы?

Районның милли-мәдәни үзәге әледән-әле туган тел, аның сакланышы, дәүләт теленең берсе буларак, татар теленең бүгенге көндә кулланышы турында үзенең утырышларында яктырта.

Республикабызда татар телен саклау, үстерү, яшь буынга җиткерү өстендә күп эшләнә. Төрле телетапшырулар күбәйгәннән күбәя. Быелгы ел татар теленә йогынтыны Россия күләмендә ясады дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгы, күренекле якташыбыз Каюм Насыйриның - 191, Афзал Шамовның 115 еллыклары иде. Районның барлык мәктәп­ләрендә, китапханәләрдә бу даталар зурлап үткәрелә. Төп оештыру эшләре, әлбәттә, татар теле укытучылары, укыту бүлегенең тәрбия эшләре буенча җаваплыларына, китапханә җитәкчеләренә төшә.
Бу эш авыр, катлаулы, зур җаваплылык сорый. Районның татар телле мәктәпләрендә татар телендә кичәләр, конференцияләр үткәрү эше әле җиңелрәк, чөнки телебез исән, аны югалту куркынычы янамый. Җиңел дигән сүзем чагыштырмача гына, чөнки хәзерге буын укучылары әдәбият белән аз шөгыльләнә, китап укучы аз. Компьютер китаптан биздереп килә. Укучыларның туган телебездәге сүз запасы азая, кулланыштан бик күп сүзләр төшеп калып бара, алар урынына чит ил сүзләре «басып бара». Телебезне кысрыклый.
Шәһәребезнең үз мәктәп­ләрендә, балалар бакчаларында да татар теле өйрәтелә. Сүз дә юк, тырышалар. Шәһәрнең татар теле укытучылары гаять авыр хәлдә, Татарстаныбызда ике тел -дәүләт теле дисәк тә, шәһәр өчен бу сүзнең рус теллесе генә көчкә ия. Ә татар теле, ана теле тиешле дәрәҗәдә димәс идем. Чөнки гаиләдә үз телебездә аралашучылар азайганнан азая, сөйләшсәләр дә, ярты сөйләм - русча, яртысы - татарча.
Урамда рус теле инде. Шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларыбыз арасында китапханәдән ел буена хет бер татар телендәге китап алып укучы бармы икән? Татар телендәге газета-журнал алалармы? Акцентсыз укыйлармы икән? Барысы да димим, күбесе укымый инде. Ә без үз өебездә, үз җиребездә җырлап-сөйләп торган телебездән читләшә барабыз. Үз телебезне камил белсәк, никадәр төрки телдә аралаша белүебезне аңлатып җиткерә алмыйбыз. Саф татар гаиләсендә үз телебездә сөйләшмәгәч, катнаш гаиләдә үсүчеләр турында нәрсә дияргә инде?! Барысы да димим, рус гаиләсендә үсүче балаларның да бик матур татарча сөйләшүчеләре бар. Тик бармак белән генә санарлык. Бер рус баласы татарча шигырь сөйләсә, аны мактап «ах» итәбез. Телләр турындагы закон чыкканнан соң, бер буын үсеп җитте. Татар баласы (авылныкы) рус телен ныклап өйрәнә бит, нигә рус балалары өйрәнмәскә тиеш соң? Туган телебезне нык белмәүгә без гаепле. Ата- ана, әби-бабай, туганнар, күршеләр, гомумән, җәмгыять. Таләп юк. Закон чыгу әле ул үтәлә дигән сүз түгел. Үтәлмәслек законның кирәге шулкадәр генә.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы
Тулырак - газетаның 28нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: