Яшел Үзән

Тел галиме Фоат Ганиев вафат

28 февраль тел галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фоат Ганиев 85 яшендә вафат булды. Галим белән хушлашу 29 февраль 11 сәгатьтә Татарстан фәннәр академиясендә булачак.

Бу турыда "Азатлык" радиосы хәбәр итә.

Белешмә:

Ганиев татар теленең сүз төзелеше фәнен булдырган галим. Соңгы 20 ел эчендә ул Казан университетында (КФУ) һәм башка уку йортларында белем бирә. 200дән артык фәнни хезмәт һәм 10 монография авторы. Татарстанның, Русиянең атказанган фән эшлеклесе Фоат Ганиев 1994 елда Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә лаек була.
Фоат Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туа. Казан дәүләт университетын 1954 елда тәмамлагач мәктәп директоры, Татарстан китап нәшрияты редакторы булып эшли. 1959 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага укырга керә. 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясе яклый.
Чыганак - матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: