Яшел Үзән

Театрда булу - күптәнге хыялым

Быелгы уку елын бик күңелле башлап җибәрдек әле без. Көзнең матур көнендә бер төркем укучылар Галиәскәр Камал театрына «Авыл эте Акбай» спектаклен карарга бардык. Алар арасында мин дә бар идем. Чөнки бу театрда булу - күптәнге хыялым.

Театр үзенчәлекле бинасы белән безне ерактан ук җәлеп итте. Аның эченә узгач үзебезне әкияти дөньяга эләккәндәй хис иттек. Аның мәрмәр идәннәре, түшәмгә эленгән зур, матур люстралары, стенадагы фотосурәтләр - барысы да күңелемне әсир итте.
Ә спектакльгә килгәндә, ул миңа бик ошады. Анда авыл эте Акбайның күңелле маҗараларын, артистларның оста итеп башкарулары, вакыйгаларның җыр-бию белән үрелеп баруы аеруча мавыктыргыч булды. Бу спектакльдән без Акбай образы аша туган ягыбызны яратырга, туып үскән нигезебезгә, йортыбызга һәрвакыт тугры калырга, туган җиребезне батырларча якларга әзерләнергә кирәклекне аңладык.
Театрга кабат килү теләге белән туган йортларыбызга таралыштык.
Гүзәл Вәлиева,
Әйшә мәктәбенең VII сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: